tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рауза Солтанова: Татар халкы театрсыз яши алмый
Рауза Солтанова: Татар халкы театрсыз яши алмый

Рауза Солтанова: Татар халкы театрсыз яши алмый

Октябрьдә Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе узды. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама театрында милли драматургиягә багышланган фестиваль узу ул, билгеле, зур вакыйга. Фестиваль шуны күрсәтте: башка төбәкләрдә дә Туфан абый рухы бар икән, Туфан сүзе кешеләрнең йөрәгендә яши икән әле.

Туфан абыйның иҗаты – татар дөньясы өчен зур бер күренеш. Аның иҗатында безнең тарихыбыз, яшәешебез, холкыбыз, темпераментыбыз, гомумән, дөньяга карашыбыз ята. Бу гасырны һәм гасыр башын Туфан абыйсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның теле кая гына барсаң да аңлаешлы, чөнки ул безнең татар халкы турында гына түгел, ә гомумкешелек проблемалары, яшәеш турында сөйли.

Бер үк спектакльне ничә театр күрсәтүе дә кызыклы. Кайберсе Туфан абыйның текстын саклап калып, аның сүзен җиткерергә тырышып куйган. Кайберләре стандарт булмаган алымнар кулланып куеп, Туфан абыйның сүзен тагын да үстереп җибәргән, аның фикерләрен бүгенге тамашачыга аңлашылырлык итеп, яңа формалар белән бирделәр. Театрлар төрле катлам тамашачы: балалар, урта һәм өлкән буын өчен спектакльләр күрсәтеп, һәммәсе дә Туфан абыйның иҗатын тагын бер мәртәбә барлады. Профессионаллар өчен генә түгел, Түбән Кама тамашачысы өчен дә, халык өчен дә бик кирәкле фестиваль, чөнки татар халкы театрсыз яши алмый.

Бу фестивальнең мәгънәсе бик көчле, чөнки театрның умырткасы – милли драматургия, шуңа күрә дә мин фестивальнең киләчәге зур дип уйлыйм. Әле ул, бәлкем, үзенең икенче форматын да алыр, үзенең традицияләре барлыкка килер. Тора-бара Түбән Кама шәһәренең визит карточкасына әйләнер, аның бренды булып китәр», – ди ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*