«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы дәвам итә. Биредә Киров өлкәсе татарлары конгрессы һәм аның рәисе, «Молот-Оружие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Равил Рамил улы Нургалиев чыгыш ясады.
– Нократ Аланы – моношәһәр, ә моннан 6 ел элек миңа җитәкчелек итәргә ышанып тапшырылган “Молот-Оружие” предприятиесе шәһәр барлыкка китерүче һәм шәһәр өчен иң социаль әһәмиятле санала. Безнең шәһәрдә бер генә социаль проект та завод катнашыннан башка үтми диярлек – балалар яки ветераннар чараларымы, спорт ярышларымы яки шәһәр мохитен яхшырту буенча төрле программаларда катнашумы. Әйе, финанс яктан җиңел булмаса да, без һәрвакыт шәһәребез һәм районыбыз тормышын үстерүгә һәм яхшыртуга таба барабыз. Һәм мин районда иң эре предприятие директоры, ОЗС депутаты булганга гына түгел, беренче чиратта – мин үзем бу шәһәрдә яшәүче – диде ул үзенең чыгышында.