tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Райнур Хәсәнов һәм Тимерхан Шәйхетдинов – «Тәртип радиосы» дулкыннарында
Райнур Хәсәнов һәм Тимерхан Шәйхетдинов – «Тәртип радиосы» дулкыннарында

Райнур Хәсәнов һәм Тимерхан Шәйхетдинов – «Тәртип радиосы» дулкыннарында

Бүген, 15 август көнне, «Тәртип радиосы» дулкыннарында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәновны һәм форум Советы әгъзасы, оештыру комитеты вәкиле Тимерхан Шәйхетдиновны тыңлау мөмкинлеге булды.

Тапшыру барышында алар 26-28 август көннәрендә үтәчәк IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында сөйләде. Программа нигезендә, пленар утырыш, 6 юнəлеш буенча («Медиа», «Цифрлаштыру», «Татар эшмәкәрлеге, «Заманча татар мәдәнияте», «Мәгариф һәм тәрбия», «Татарлар тарихы») дискуссион мəйданчыклар оештырыла. Дискуссион мəйданчыкларының лекторлары республиканың алдынгы спикерлары һəм экспертлары булачак. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар яшьләре бер мәйданда җыелып, милләт, мәдәният, тел һәм заманча проектлар турында фикер алыша алачак.

Райнур белән Тимерхан шулай ук 26-29 август көннәрендә Казанда үтәчәк Печән Базары фестивале турында да сөйләп уздылар. Ел саен уздырылучы әлеге чара быел тагын да киңрәк форматта, тирәнрәк эчтәлек белән тәкъдим ителә. Быел ул 4 көн дәвам итәчәк һәм милли рух, заманча иҗат, шәһәр мәдәнияте, гореф-гадәтләр һәм яшәеш фәлсәфәсе белән сугарылган кабатланмас мохит тудырачак.

Чыганак: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*