tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Райнур Хәсәнов: Милли мәгариф системасын булдырып кына татар зыялылары барлыкка киләчәк
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Райнур Хәсәнов: Милли мәгариф системасын булдырып кына татар зыялылары барлыкка киләчәк

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Туган тел» төшенчәсен «Россия Федерациясе халкы теле» дип үзгәртү рәвешендәге төзәтмә кертергә телиләр. Төбәкләр фикерен исәпкә алмыйча, мондый төзәтмә кертүгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты да кискен каршылык белдергән. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әлеге парламент әгъзасы булып тора.

«Безгә туган тел фәне белән генә чикләнү түгел, тулысынча милли мәгариф системасын булдыру мөһим. Тулысынча үз туган телебездә балалар бакчасыннан башлап, аннары милли мәктәптә татар теле фәнен генә түгел, физика, математика, биология кебек фәннәрне татар телендә өйрәнү һәм аннары милли университет. Милли мәгариф системасын булдырып кына көчле татар интеллигенциясе барлыкка киләчәк. Шунсыз яңа яшьләр буыныннан татар интеллигенциясе чыгармы икән, дигән сорау туа», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәсендә.

Ул әлеге тема буенча борчылуларын әйтте. «Безгә көн саен диярлек язалар. Әлеге темага кагылышлы төрле чатларда фикерләр күрәбез. Безнең оешма вәкилләре бу теманы радиода, төрле массакүләм мәгълүмат чараларында күтәрә. Яшьләр парламентының соңгы утырышында да әлеге тема күтәрелде. Яшьләр парламенты вәкилләре фикерләрендә борчу сизелә, кайберләре татар телен белмәсә дә, туган телебезне өйрәнү кирәк икәнлеген дәлилләп чыгыш ясады», – диде Райнур Хәсәнов.

«Кемдер, бәлки, бу – формаль үзгәреш кенә, дип әйтергә мөмкин, ләкин минем өчен «туган тел» төшенчәсе формаль түгел. «Туган тел» дигәч, иң беренче, әти-әни, әби-бабай, туган илем, туган җирем, туган йортым күз алдыма килә. «Россия халыклары телләре» дигәндә, миңа якын булган әйберләр күз алдына килми», – дигән фикердә ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы мондый үзгәрешләргә каршы булуын искәртте. «Башта документта терминга гына үзгәреш кертелсә дә, аннары җисемен, мәгънәсен үзгәртәләр, мәгънәсе үзгәргәч, фәннең актуальлеге дә югала. Аннары, гомумән, мәктәп программасыннан алырга мөмкиннәр. Хәзерге көндә үз фикеребезне җиткерергә тиешбез. Россия Мәгариф министрлыгы татар яшьләре фикерен ишетергә тиеш. Безнең белән, Россиядә яшәүче калган халыклар белән киңәшләшмичә, мондый төзәтмәләр кертү дөрес түгел дип саныйбыз», – ди Райнур Хәсәнов.

Шундый фикерләр яңгырый: «Туган телне гаиләдә өйрәнергә кирәк», – дип әйтүчеләр дә бар. Әлбәттә, гаиләнең роле зур, ләкин туган телне гаиләдә генә өйрәнү мөмкин түгел. Әдәбиятта күпме зур шәхесләр бар, аларның язган әсәрләрен гаиләдә генә өйрәнү мөмкин түгел», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*