28 гыйнвар көнне «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов «Таяну ноктасы» программасында кунакта булды. Аннары «Актуаль әңгәмә» тапшыруында да шул ук әһәмиятле мәсьәләгә – татар халык мирасын саклау, шул уңайдан «Шүрәле», «Су анасы», «Камыр Батыр» кебек милли геройларыбызны патентлаштыру проблемасы буенча фикер алышуда катнашты.
Кызганыч, бүген кайбер коммерция оешмалары татар халкының рухи байлыгын товар билгесе итеп теркәргә омтыла. Ләкин без – татар җәмәгатьчелеге – моңа каршы булырга һәм милли мирасыбызны якларга тиеш!
Милли мирасны саклау буенча фикеребез шундый: безгә милли мирас реестрын булдырырга кирәк. Анда татар халкының барлык милли геройлары теркәлергә тиеш. Роспатент, аларны патентлау ихтималы туганда, әлеге базага мөрәҗәгать итеп, исемнең милли мирас булу-булмавын тикшерә алачак.
Әмма бу реестр юридик яктан никадәр ныклы булыр – бу хакта уйларга кирәк. Мондый мәсьәләләргә системалы һәм профессиональ якын килү генә милли байлыгыбызны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.