tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Райнур Хәсәнов: «Печән базары»на даими эшли торган мәйданчык кирәк
Райнур Хәсәнов: «Печән базары»на даими эшли торган мәйданчык кирәк

Райнур Хәсәнов: «Печән базары»на даими эшли торган мәйданчык кирәк

Быел Печән базары беренче тапкыр бина эчендә үтте. Моның плюслары да, минуслары да булды. Ул Камал театрының матур фойесында узуы белән һәм халыктан хасил булган «бөке» белән истә калды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Җәй, гадәттәгечә, «Печән базары» зур фестиваль рәвешендә узачак. Бу бары тик «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты кысаларында узган дизайн-маркет иде. Киләсе елда ул кабат узармы-юкмы – бу турыда әле әйтү иртәрәк. Чара эксперимент буларак уздырылды.

Катнашучылар саны һәм аларның кызыксынуы көтелгәннән дә зуррак булды. Дизайн-маркетка килгән кешеләрнең күбесе татар теленә, милли дизайнга, традицияләргә зур кызыксыну белдерде. Катнашкан брендлар һәм осталар арасында яхшы коллаборацияләр туды. Алар өчен бу – сату гына түгел, ә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булды. Безгә даими эшли торган мәйданчык кирәк. Кешенең күплеге шуны исбатлый.

Яңа мәйданчыкның мөмкинлекләре зур, әмма кайбер логистика мәсьәләләре дә килеп чыкты: керү юллары, навигация, мәйданчыкларны бүлү мәсьәләләре – боларны киләчәктә камилләштерергә кирәк булачак», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*