tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Райнур Хәсәнов: “Татар яшьләре милли хәрәкәттә, аларның кыйбласы — Татарстан”
Райнур Хәсәнов: “Татар яшьләре милли хәрәкәттә, аларның кыйбласы — Татарстан”

Райнур Хәсәнов: “Татар яшьләре милли хәрәкәттә, аларның кыйбласы — Татарстан”

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында «Милләт җыены»ның тантаналы ачылышы узды. Чарада “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Райнур Хәсәнов чыгыш ясады.

— Соңгы ике елда миңа еш бирелә торган сорау бар: хәзерге татар яшьләре нинди? Алар милли хәрәкәттә бармы? Әйе, алар бар. Хәзерге глобаль чорда татар яшьләрен берләштергән көчле мәйдан — Татар яшьләре форумы, — диде ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә форум 24 илдә, 30 төбәктә эшләп килүче 116 оешманы берләштерә. Алар арасында IT, заманча мәдәният, тарих кебек юнәлешләр белән кызыксынучылар бар, һәм барысының да кыйбласы — Татарстан.

Райнур Хәсәнов Форумның «Милләт җыены» кысаларында үтүен билгеләп үтте. Быел чарада 350 делегат катнаша. Аның төп максаты — җиде еллык тәнәфестән соң яңадан очрашу, тәҗрибә уртаклашу, элемтәләрне ныгыту, уртак эш юнәлешләрен билгеләү.

Форум кысаларында эш 6 юнәлештә алып барылачак: медиа, тарих, бизнес, цифрлаштыру, мәгариф һәм заманча мәдәният.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*