tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Райнур Хәсәнов: “Яшьләр — милләтнең киләчәге”
Райнур Хәсәнов: “Яшьләр — милләтнең киләчәге”

Райнур Хәсәнов: “Яшьләр — милләтнең киләчәге”

27 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды. Очрашуда “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Райнур Хәсәнов чыгыш ясады.

Райнур Хәсәнов үз чыгышында татар яшьләре хәрәкәтенең бүгенге торышы һәм киләчәккә максатлары турында сөйләде:

— Яшьләр — милләтнең киләчәге. Безнең төп максатыбыз — милли кадрларны үстерү, аларны тәрбияләү, яңа лидерларны булдыру. Бу эшне без төрле форматларда алып барабыз: заманча проектлар, мәдәни чаралар, форумнар, очрашулар, — диде ул.

Бүгенге көндә дөнья буенча 116 татар яшьләре оешмасы эшләп килә. Әлеге структуралар аша татар яшьләре берләшә, дуслаша, уртак проектлар булдыра. Райнур Хәсәнов билгеләп үткәнчә, яшьләр хәрәкәтендә 10 меңнән артык актив катнашучы бар. Аларның тырышлыгы белән яңа идеяләр тормышка ашырыла, милләтне саклау юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барыла.

Очрашу вакытында Яңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы өчен рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Биредә быел яз көне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе һәм “Язгы Печән базары” кебек зур чаралар үткән. Райнур Хәсәнов әйтүенчә, бу чаралар барышында 25 меңнән артык кеше катнашкан, һәм барлык рекордлар яңартылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*