Быел 26 апрельдә узачак «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» оештырыла. Бәйрәмнең гала-концерты Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында, ә сату рәтләре бинаның эчендә – фойеда урын алачак.
Әлеге хәбәр киң җәмәгатьчелеккә чыккач, оештыручыларга «театрда базар уздыру дөрес түгел» дип, дәгъва белдерүчеләр күп булды. «Мин татарча сөйләшәм 2025» акциясен уздыруга багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әлеге сүзләргә җавап кайтарды.
«Соңгы көннәрдә «Язгы Печән базары»ның яңа Камал театрында үткәрелүе белән бәйле бик зур шау-шу күтәрелде, күп кешеләр «ник театрдан базар ясыйсыз» дип, яздылар. Минем үз фикерем белән бүлешәсем килә. «Печән базары» җәй көне дә узачак, финанслар җитсә, акча тапсак без аны хәтта 2 тапкыр уздырырга планлаштырабыз. «Печән базары» ул – гади базар түгел, ул – дизайн маркет, ягъни анда һәрбер дизайнер үзе иҗат иткән әйберне сата. Алар Кытайдан алып, бәясен өч-дүрт тапкыр арттырып сатучы кешеләр түгел. Без һәрбер дизайнерның продукциянең карап чыгабыз, тикшерәбез», – диде ул.
Аның фикеренчә, театр ябык пространство булырга тиеш түгел.
«Төп концепция – ул милли һәм заманча булырга тиеш. Милли, заманча төшенчәләр безнең яңа театрыбызга туры килә, шуңа күрә «Печән базары» маркетын театр бинасы эчендә узуын урынлы дип саныйм. Аны шундый чаралар уздыру өчен зур һәм матур итеп төзеделәр. Кешеләр анда килеп, безнең мәдәниятебезне төрле яктан күрә, соклана ала. Никтер безгә карата гына шундый шау-шу чыга башлады, безгә хәтле күпме чаралар уздырылган: маркетлар, мода күрсәтүләр, шуңа күрә монда безне тәнкыйтьләү урынсыз дип уйлыйм!», – дип ассызыклады ул.
- «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.
Зөлфия Шәвәлиева
Чыганак: https://tatar-inform.tatar