tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Район горурлыгы бит алар
Район горурлыгы бит алар

Район горурлыгы бит алар

Самараның Киров мәйданында ике яңартылган корылма пәйда булды. Җиңү көне алдыннан куелганы Геройларга багышланган булса, Россия көне уңаеннан куелганы — Мактау тактасы.

«Җиңү көне алдыннан без зур горурлык белән яңа Геройлар тактасын ачкан идек. Анда район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең исемнәре язылган. Алар — Советлар Союзы Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары.

Ә бүген яңартылган Мактау тактасын ачабыз. Анда күп тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән якташларыбызның фотолары урнаштырылган.

Мондый объект – хезмәт кешесенең казанышларын тану гына түгел, ул хезмәт мөһимлеген тану, үз эшен яратып эшләү, шәһәр үсешенә өлеш кертү», — дип сөйләде тантананы ачканда район башлыгы Игорь Рудаков.

Такталарны яңарту идеясен Киров районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышында оешма рәисе Рифкать Хуҗин тәкъдим иткән булган. Игорь Рудаков та бу инициативаны хуплаган. Такталар проектын шәһәребезнең танылган архитекторы Ольга Трофимова ясаган. Яңа корылмалар Литвинов исемендәге Мәдәният сарае белән бер стильдә, бер-берсен тулыландырып торучы бербөтен ансамбль булып, Киров исемендәге мәйданны бизәп торалар. Архитектор идеясен гамәлгә ашыруда шушы район предприятиеләре, спонсорлар һәм гади халкы ярдәм иткән.

Сүз уңаеннан, июнь башында Ульяновск трассасыннан Тупли авылына борыла торган урында юл күрсәтеп торучы стелланың да авторы Ольга Трофимова, ә башкаручысы «Волгородмонтаж» оешмасы икәнен дә әйтеп үтү урынлы булыр.

Яңартылган Мактау һәм Геройлар такталарына язылган алдынгы кешеләр — Киров районының горурлыгы. Алар арасында милләттәшләребез — «Волгопродмонтаж» җәмгыятенең 6нчы разрядлы автомобиль краны машинисты Сергей Рафаил улы Гәрәев һәм «Самара гипс комбинаты» хезмәткәре Эльмира Мирхәтим кызы Мостафина да бар. Һәр геройның фотосы астында урнаштырылган QR-код аша аның батырлыклары, казанышлары һәм биографиясе белән танышырга мөмкин. Бик уңайлы, заманча формат. Шәһәребез һәм илебез киләчәге өчен күп көч куйган якташларыбыз турында шулай ук admkir63.ru/doska_geroev_kirovskogo_rajona  сайтында да укый аласыз.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*