tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Район мәдәният йортында – Мәүлид бәйрәме
Район мәдәният йортында – Мәүлид бәйрәме

Район мәдәният йортында – Мәүлид бәйрәме

Яңа Малыклы районының “Радуга” мәдәният үзәгендә Мәүлид бәйрәме узды. Җирле татар автономиясе җитәкчелеге чакыруы буенча әлеге тантанада “Өмет” газетасының иҗат төркеме дә катнашты.

Яңа Малыклыга барып төшүгә татар автономиясе рәисе Ринат Сайфутдинов безне шушы көннәрдә генә Җиңү паркында ачылган Дан аллеясына алып китте. Бу аллеяда Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән данлыклы якташларының бюстлары урын алган. Шушы районның Лабит авылында туып үсеп, авиация генерал-лейтенанты дәрәҗәсенә ирешкән Әхмәтгәрәй Нәсибулла улы Рамазановның бюсты ерактан ук игътибарыбызны җәлеп итте. Фашистларга каршы чын геройларча сугышкан атаклы генералның дистә еллар узганнан соң үзенең туган якларына һәйкәл булып кайтуы бит бу. Авылдашлары да аны онытмыйлар – Әбдеринең бер урамы генерал Рамазанов исемен йөртә. Биредә без фашист амбразурасын үз гәүдәсе белән каплаган Александр Матросов бюстына да юлыктык. Ульяновск тарихчылары раславынча, ул Яңа Малыклы районының Зин-Овраг авылында дөньяга килгән. Ә Казан галимнәре Александр Матросовны Башкортстанда туып үскән татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов дип саный. Аның исемен Ульяновск өлкәсенең Ивановка балалар йортына килгәч үзгәрткәннәр, диләр. Хәзер Зин-Овраг авылы юк инде, анда яшәгән халык төрле җирләргә таралган, бюстны ачу тантанасына Матросовның ерак туганнары да кайткан иде, ди Ринат Сайфутдинов.

Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме район мәдәният йортының кече залында узды. Анда йөзгә якын кеше – авыл мәчетләренең имамнары һәм мөгаллимәләре, район үзәгендә яшәүче татарлар катнашты. Киләсе елда барлык татар авылларыннан да вәкилләр чакырып, әлеге бәйрәмне район культура йортының зур залында үткәрергә кирәк, диде район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина. Ул СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен мөселман кардәшләребезгә рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.

Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин Ислам дине үсешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен Россия Президенты Владимир Путин белән өлкә Губернаторы Алексей Русскихка рәхмәтләрен юллады.

“Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзелә. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә 120 мәчет эшләп килә. Тиздән Сенгилей шәһәрендә һәм Вешкайма районы Ховрино авылында яңа гыйбадәтханәләр сафка бастырылачак”,- диде мөфти хәзрәтләре.

Илдар хаҗи үзенең чыгышында демография мәсьәләсенә дә тукталды.

“Илебез, милләтебез һәм динебез яшәсен, киләчәгебез матур, өметле булсын өчен мөмкин кадәр күбрәк балалар табарга кирәк. Шуны онытмыйк: һәр сабый үз ризыгы белән туа бит. Эт белән урам буйлап барган хатын-кызларны күргән саен йөрәгем әрни. Урам буенда тәһарәтне бозучы эт белән түгел, ә Аллаһының бүләге – сабый белән йөрергә кирәк”,- дип белдерде ул.

Өлкә мөфтие яңалыклары белән дә уртаклашты. Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы белән региональ диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланган. Әлеге килешү безгә мәктәпләрдә балаларны хәләл ризыклар белән тукландыруны оештыру, “Ислам мәдәнияте нигезләре” курсын факультатив буларак кертү мөмкинлеге бирә, диде Илдар хаҗи. Мөфти әйтүенчә, мәктәп ашханәләрендә балаларга тәкъдим ителгән балык кәтлитендә дә дуңгыз ите булуы ачыкланган, ата-аналар моңа каршы икән.

Өлкә мөселманнарының лидеры дин кардәшләребезгә үзенең киңәшләрен дә бирде. Үзен мөселман итеп санаган ир-ат кыска гына сакаллы булырга, ә имам-хатыйб мәчеттә дә, урамда да, җәмәгать урыннарында да чалма һәм чапан киеп йөрергә тиеш, диде ул. Илдар хаҗи авыл мәчетләре имамнарын, ничә яшьтә булуларына карамастан, үзләренә алмаш әзерләргә киңәш итте. Мәчеттә намаз укытып, мәҗлесләрдә бәлеш ашап йөрү белән генә чикләнергә ярамый, дингә тартылучы балаларны эзләп табып, аларны мәдрәсәләргә укырга җибәрергә кирәк, дип саный мөфти. Илдар хаҗи белдерүенчә, өлкәбез татарларының 50 проценттан артыгы мәчетләргә йөрми, дин белән кызыксынмый, һаман җырлап-биеп йөри, дөнья малы артыннан куа.

Яңа Малыклы районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рафиков мөселманнарга бердәнбер хак вә туры юлны күрсәтүче сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормыш юлы турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аннары бәйрәмдә катнашучылар Аллаһының Рәсүлен олуглап күмәкләшеп салаватлар әйттеләр. Шулай ук изге китабыбыз Коръән-Кәримнән сүрәләр һәм аятьләр, Мәүлид касыйдәсе укылды. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барчабызга да сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешергә, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, патшаларыбызга сабырлык, сугыш кырларында батырлык үрнәкләре күрсәтүче ир-егетләребезгә көч-куәт, җиңү шатлыгы насыйп итсен, дип Рөстәм хәзрәт дога кылдырды.

Ә Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин һәм мәдрәсә мөгаллиме Равил хәзрәт Ягудин сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хөрмәтенә гарәпчә һәм татарча мөнәҗәтләр яңгыраттылар.

“Безнең мәдрәсә карамагында Коръән-хафизлар әзерләү төркеме эшләп килә. Бүген анда егерме бала белем ала. Сез дә бала-оныкларыгызны мәдрәсәбезгә укырга китерсәгез иде. Шулай ук өлкәннәр өчен читтән торып уку бүлеге бар. Әлеге бүлектә имамнар, мөгаллимәләр, төрле яшьтәге дин кардәшләребез гыйлем эстиләр. Сезне дә үзебездә көтеп калабыз”,- дип Ильяс хәзрәт милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итте.

Николаевка районы Зур Чирекле авылында туып үсеп, бала вакытында “Биләр” мәдрәсәсендә белем алган, хәзер шушы уку йортында мөгаллим булып хезмәт итүче Равил хәзрәт Ягудин үзенең яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

“Мин мәктәпне тәмамлап йөргән вакытта әнием “Өмет” газетасында “Биләр” мәдрәсәсе ачылуы һәм анда шәкертләр кабул итә башлаулары турында белдерүне укыган. Балам, шушы мәдрәсәгә кереп укый алсаң, мин бик шат, канәгать булыр идем, ди әнием. Газиз кешемнең киңәшенә колак салып, мәдрәсәгә юл тоттым һәм моңа беркайчан да үкенгәнем булмады. Безне – шәкертләрне үз машинасы белән илтеп куючы имамыбыз Усман хәзрәт Рафиковка чиксез рәхмәтлемен”,- диде Равил хәзрәт.

“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасын дистә еллар дәвамында якын күрүләре, үз итеп яшәүләре өчен дин кардәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бүген Яңа Малыклы районында газетаны барлыгы 335 гаилә алдыра. Әбдери авылында – 27 йортка, Зирекле Куакта – 57 гаиләгә, Новочеремшанскида – 17 йортка, Урта Исәнтимердә – 75 гаиләгә, Иске Исәнтимердә – 35 йортка, Иске Төгәлбугада – 68 гаиләгә, Өчкаенда – 45 йортка, Якушка станциясендә – 2 гаиләгә, Яңа Малыклыда 9 йортка һәр җомга көн саен кадерле, көтеп алган кунак сыман килеп керә.

Баш редактор “Өмет”нең 35 еллык юбилее уңаеннан газетаны халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүчеләргә – районның татар автономиясе рәисе Ринат Сайфутдинов белән Урта Исәнтимер авылы хат ташучысы Фирдәвес Мингалеевага, шулай ук укучыларны Иске Төгәлбуга хәбәрләре белән шатландырып торучы хезмәт ветераны Зәлифә Әхмәтовага истәлекле бүләкләр  тапшырды.

“Газетабыз Губернатор, өлкә Хөкүмәте ярдәмендә атна саен чыгып килә. Милли матбугатка булышулары өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтеп, бердәнбер татар газетасына киләсе яртыеллыкка да бердәм булып язылыйк әле, җәмәгать”,- диде баш редактор.

Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының иҗат коллективы һәм Иске Исәнтимер авылының “Ак әбиләр” фольклор ансамбле Мәүлид бәйрәме уңаеннан бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Алар халыкны дини җырлары һәм мөнәҗәтләре белән шатландырдылар. Җыр-моңнарыбыз милләттәшләребезнең күңелләрен сафландырсын, калебләрен йомшартсын иде, ди Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова.

Мәүлид бәйрәме Яңа Малыклы бистәсе мәчетендә аш мәҗлесе белән тәмамланды. Олы юл өстендә урнашкан һәм зәвыклы итеп бизәлгән әлеге мәһабәт мәчет һәркемдә соклану тудырды. Танылган эшмәкәребез, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Надир улы Хайруллинга рәхмәт, ул үзенең хәләл малына Яңа Малыклы мөселманнарын мәчетле итте, ди өлкә мөфтие.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*