Иске Майна район хакимияте башлыгы Лариса Чуваева әнә шул хакта хәбәр итте.
“Иске Кызылсу авылында киңәшмә үткәрдем, анда без милли бәйрәмне оештыруга бәйле барлык мәсьәләләрне дә җентекләп карадык. Шулай итеп, район Сабан туен 29 июньдә Алма бакчасында уздырабыз. Иске Майна районында соңгы тапкыр Сабантуй бәйрәме 2018 елда үткәрелгән. Бәйрәмне уздыру урынын авылның аксакаллары белән киңәшеп, күптәнге традицияне исәпкә алып билгеләдек. Барыгызны да милли бәйрәм мәйданында көтеп калабыз”,- ди Чуваева.
Иске Кызылсу – Урайкино авыл җирлегенең административ үзәге. Иске Майнадан 30 километр ераклыкта, Кызылсу елгасы буенда урнашкан. Авылга 1680 нче елларда Зөя өязенең йомышлы татарлары тарафыннан нигез салына. Хәзерге вакытта биредә 500дән артык кеше яши.
Чыганак: emet73.ru