tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Районнарда язучылар нишләп ята?
Районнарда язучылар нишләп ята?

Районнарда язучылар нишләп ята?

Берсеннән-берсе матур тышлыгы белән аерылып торучы, игътибарны җәлеп итүче китаплар төрле нәшриятларда басыла тора. Әдәби Казан кайный! Ә менә аннан ераграк төбәкләрдә көн күрүчеләренең хәлләре ничегрәк икән соң?! Шөкер, алардан да куанычлы хәбәрләр ишетелеп тора.

Әнә, Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче Илдус Диндаровның шушы арада гына берьюлы ике өр-яңа китабы: «Торна күзе» исемле проза һәм «Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем» дигән шигырь җыентыклары күз явына чалынды. Прозаик та буларак, мин «Каршылыклар кыры» исемле повесть, берничә хикәя, бихисап юморескалар һәм парчалар тупланганына гына тукталырга уйлыйм…

Үзем дә, хәрби хезмәттә ел ярым солдат боткасы ашап кайткан кеше, «Каршылыклар кыры» әсәрен укып әсәрләндем. Илдус Диндаровның геройларын – татар егетләрен шаккатмалы вакыйгалар көтеп торган икән армиядә. Буй-сын, төс-кыяфәт, холык-фигыль һәм фикер-караш белән бер-берсеннән кискен аерылып торган өч татар егете уртак матавыкларга җигеләләр, охшаш язмышка дучар ителәләр. Балачактан хәйлә белән алдашып гомер итәргә өйрәтелмәгән милләттәшләребезнең өстенә генә нигәдер гел авыр, четерекле эшләр өелә тора. Ниндидер сөрхәнтәйләрнең гаебе өчен дә җаваплылыкны аларга сылтыйлар. Рәмзи үрнәгендә автор татарларның кирәгендә үз-үзләрен яклый белмәвен дә ачып сала.

Һәммә эшләрне дә үз куллары белән башкара белгән авыл егетләренә армиядә хезмәт итү яңа белем, тормыш тәҗрибәсе өстәмәгәне дә көн кебек ачык. Әнә шундый ямьсез күренешләрдән соң: «Бер ел элек Казаннан килгән өч солдатның да һичкемгә әҗәте-бурычы юк», – дип анык, хак нәтиҗә чыгара бит автор. Әлеге повестенда каршылыклы, болгавыр дәвердә милләтара мөнәсәбәтләрне дә йомшартып, читләтеп үтә алмаган. Шаһинур абзыйның мисалында бертуганнар арасында кеше малына кызыгу, мөлкәт бүлешү дә татар халкын таркалуга китерү ихтималын күрәбез. Шул ук вакытта автор грузин, үзбәк ише халыкларның кыен чакта бердәм булуларына соклана.

Язучы хәсрәтле, кызганыч күренешләр аша укучының күңел кылларына кагыла. Юк, ул һич тә моны «Сәрвиназ чишмәсе» әсәрендә искә алынган Зәлидә Садыйровача салкын канлылык, ясалмалылык белән эшләми, ә чынбарлыкны чагылдыручы җете буяулар белән ярып сала.

Күңелне тетрәндерә, уйландыра, җилкендерә торган вакыйгаларны үзәккә алып тасвирлаган андый хикәяләр җыентыкта аз түгел. Илдус Диндаровның ул әсәрләрендә күп очракта катлаулы мөнәсәбәтләр чишелешен укучының үз хөкеменә ачык калдыра, үзлегеннән фикер йөртергә мәҗбүр итә, яисә әсәр фаҗига белән тәмамлана. «Боз өстендә» исемле хикәядә көтүче булып көн күргән, сәерлеге белән аерылып торган Хисмәтулла исемле хисчән, йомык егетнең, шушы табигать баласының үлеменә бәйле кичерешләр укучыны тетрәндерми калмас. Миңа бу әсәр хәзерге чорда табигатебезнең үлеп баруына да, һәлакәтенә дә ишарә ясады.

Автор тел төбенә нинди мәгънә салгандыр, әмма «Сукмак» хикәясенең персонажы сырхау Дәрҗия элеккеге көндәшенә булган көнчелегеннән тәмам үлем якасына җитә. Аныңча, хәләл ире теләсә кемгә калса калсын, әмма ләкин көндәше белән генә кавыша күрмәсен. Савыкмас хастасы да шушы үтә нык көнчелеге аркасында тумады микән, дигән фикер туа.

Китап белән танышкач, Илдус Диндаровның аеруча укытучыга, аның хезмәтенә мөкиббән булуына, шәхес буларак югары бәяләвенә инанасың. Педагог образына хаксыз рәвештә тап төшерү, хаксызга рәнҗетү аның өчен тыелган нәрсә, табу булып тора. Хәзерге заманадагыча укытучыларны санламау, кимсетү-түбәнсетү җәмгыятебезнең үсешендә бернинди дә уңай нәтиҗәләргә китерми, ара-тирә очраган тәртипсез, азгын балаларны отыры аздыра гына.

Илдус Диндаровның әсәрләрендә йорт хайваннары да аерым бер үзенчәлекле персонажга әверелә, җанлана, гакыллана кебек. Ат, эт, кәҗә, кош-кортның – һәр мәхлукның үз характеры, холкы бар. «Сугыш чукмары» исемле юмореска авыл тавыкларының узаманы – әтәчкә багышланган һәм шул кураз кошның монологы рәвешендә бирелгән. Ә икенче бер әсәрендә ялгызлык сагышыннан үлгән тагы бер әтәч турында яза автор («Әтәч хәсрәте»). Менә шулай әтәчләнә белә Диндаров!

Инде әтәч автор тарафыннан сирәгрәк телгә алынса да, кәҗә сурәте китап битләренән төшми диярлек. Менә фәкать «к» хәрефенә генә корылган «Кәримә карчык кайгысы» кыйссасында әтәчне искә алу мөмкинлеге юк, «әтәч» сүзе «ә» хәрефенә башлана шул. «К» хәрефенә башланган сүзләрдән әсәр язганда, ничек инде кәҗәне искә алмый каласың ди! «Кара койрыклы ак кәҗә вакыйгасы» юморескасында теләсә нинди вак-төяк әйбердән дә гел үзенә файда күрергә гадәтләнгән Сәйфуллинга дан-шөһрәт казану өчен әлеге дә баягы кәҗә сәбәпче була. «Боз өстендә» исемле хикәя дә кәҗәгә бәйле вакыйгалардан башлана түгелме соң?! Үзара килешмичә, капыл-кыпыл маташтырганда, ялагайлыктан интеккән кемсәләрнең ниятләгәне тиешле нәтиҗәгә китермәвеннән дә ачы көлә автор. Мәсәлән, «Серле бүләк» юморескасындагы «баш катырып уйланырга» күнекмәгән хезмәткәрләр стандарт чишелеш табалар… Мистикага корылган «Төнге ату» телдән төшмәслек бер маҗара булып китә.

Авторның төрле жанр әсәрләрен бер җыентыкка туплавын ниндидер бер хисап тоту, билгеле бер чордагы иҗат җимешләрен, тормыш нәтиҗәләрен барлау дип кабул итәргә кирәк. Дөрестән дә китап авторның чираттагы күркәм юбилее тирәсендә дөнья күргән ич. Публицистикага килгәндә, автор милләт язмышы, ана теле өчен борчыла, яна-көя, үз тәкьдимнәре белән уртаклаша. Илдус Диндаровның публицистик язмалары да әдипләрнең сихри көчен раслаучы сыйфатларга ия булуы ачык күренә, гәрчә алар язучының иҗади мөмкинлекләрен бөтенләе белән ачып бетермиләр төсле. Димәк, язучы үзенең үсеш юлын дәвам иттерә һәм аның халкыбызга җиткерерлек уй-фикерләре, иҗади ачышлары тагын да бар әле.

Ринат Нуруллин,
прозаик-эзтабар һәм балалар шагыйре

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*