Уеннарны тантаналы ачу чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашучыларны сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде. “Яшьлек” спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров командаларны ярышлар тәртибе белән таныштырды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин та үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
Спартакиаданың беренче көнендә командалар бадминтон һәм аркан тарту кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар.
Нәтиҗәләр белән таныштырабыз.
Бадминтон:
I урын – Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы;
Il урын – Совет һәм Башкарма комитет командасы;
Ill урын – мәктәпләрнең җыелма командасы.
Аркан тарту:
I урын – Совет һәм Башкарма комитет командасы;
Il урын – мәктәпләрнең җыелма командасы;
Ill урын – Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы.
Спартакиада кысаларында ярышлар бүген, шимбә көнне дә дәвам итә. Спортчылар “Тамчы” бассейнында йөзүдә көч сынаша. Ярышлар спорткомплекста 10:00 сәгатьтә армрестлинг һәм бильярд белән дәвам итәчәк.
Чыганак: muslumirc.ru