Ил күләмендә халык санын исәпкә алу дәвам итә. «ВТ» шул уңайдан танылган шәхесләрнең фикерләрен туплады.
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре:
– Халык санын алуга кеше битараф карый. Нәрсә дип язсалар да ярый инде, аңа карап кына берни үзгәрми, диләр. Менә шушы фикерне ничек тә булса үзгәртәсе иде. Газета-журналлар, электрон матбугат чаралары ашамы, җанлы очрашулар уздырыпмы. Безнең халык – бөек халык. Зур тарихыбыз, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез – һәммәсе бар. Һәм алар барысы да югары дәрәҗәдә. Ләкин безнең халыкның милли аңы тиешле дәрәҗәдә түгел. Нишләптер ул үз милләтенә күпмедер дәрәҗәдә битараф карый. Мин моны аңлый да, аңлата да алмыйм. Туган авылга кайткач та, милләт мәсьәләләре турында сөйләшә башласаң, кушылып китәрдәй кешеләр бик сирәк.
Бүген без – әдәбият, сәнгать әһелләре, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре халыкка үз тарихыбыз турында сөйләргә тиеш. Милли горурлыгы булмаган кеше милләтенә карата битараф була. Ә милли горурлык хисе булсын өчен кеше үзенең тарихын белергә тиеш. Билгеле, һәркем дә татар тарихының җиде томлыгын укып чыкмас, әмма ул һич югы халкының күренекле шәхесләрен белергә тиеш. Аларга сокланып, чыннан да, безнең халык – бөек икән ул диярлек булсын. Менә шуны аңлатырга иде кешеләргә.
Милли аңны бер көндә генә яки халык исәбен алганда гына аңлатып бетереп булмас. Без киләчәкне күздә тотып та эшләргә тиешбез. Моның өчен милли мәгариф системасы тиешле дәрәҗәдә эшләргә тиеш. Әлегә ул эшләми. Монда Татарстан укытучылары, республиканың мәгариф хезмәткәрләре генә гаепле түгел, гомумән, мәгариф системасында татар тарихын өйрәнү юк дәрәҗәдә. Кабатлап әйтәм: кеше үз тарихын белми икән, ул нәрсә белән горурлансын? Ничек итеп ул, мин менә шушы бөек халыкның улы яки кызы, дип әйтә алсын?!