Биектау районы “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Разия Авзалова үзенең әти-әнисе ягыннан шәҗәрәсен барлап “Без – Күктау балалары” дип аталган китап бастырды. Әнисе ягыннан 115 туганын барлаган автор.
Шул китап бүген-иртәгә чыгарга тора. Биектауның туган якны өйрәнү музеенда Разия ханым белән очрашу узган.