Jadid Fest фестивале кысаларында комикслар лабораториясе була. Лаборатория 4-15 ноябрьдә эшләячәк, гаризалар 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗә буларак, «Гаиләм истәлекләре» темасына комикслар җыентыгы басылып чыгачак.
«Катнашу өчен 14 яшьтән өлкән булган авторлар чакырыла, алар үз гаилә тарихы темасына сөйләргә һәм җиде көн эчендә зур булмаган комикс ясауда катнашырга әзер булырга тиеш. Комикслар лабораториясендә катнашырга теләгән кешеләрдән гаризалар көтәбез. Лаборатория вакытында гаиләгезгә багышланган комикслар ясаячакбыз. Алар күргәзмә рәвешендә китапханәнең универсаль залында күрсәтеләчәк. Катнашучылар исемлеге 4 ноябрьдә игълан ителер. Комиксны тәкъдим итү 24 ноябрьдә узачак», – диде «Татар-информ»га журналист, музыкант Рәдиф Кашапов.
Аның әйтүенчә, лаборатория кысаларында Татар китабы йортында дүрт очрашу да булачак. Җыентыкны тәкъдим итү 24 ноябрьдә була.
«Татар телен белү мөһим, әмма мәҗбүри түгел. Шулай ук гаризаны [email protected] адресына җибәрергә була (исемегезне, телефоныгызны языгыз, берничә рәсемне өстәгез, мөмкин булса, кыска комикс концепциясен сөйләгез)», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform