Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков фатихасы белән Шыкча авылы мәчетендә Изге Рәгаиб төненә багышланган тантаналы чара узды. Әлеге вакыйга Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте педагоглары тарафыннан җирле мөселман җәмәгатьчелегенең актив ярдәме белән оештырылды.
Ислам традициясендә аерым урын алып торган Рәгаиб төне Рәҗәб аеның беренче пәнҗешәмбесеннән җомгасына билгеләп үтелә. Бу дата рухи чистарыну һәм әхлакый яңарыш символы булып тора, чөнки нәкъ менә шушы көнне Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) әти-әниләре Абдулла белән Әминә никахлашкан. Декабрьдә Рәгаиб төне 2025 елда икенче тапкыр килә.
Чараның программасына команда уеннары, интеллектуаль конкурслар һәм викториналар кебек төрле интерактив эш формалары кертелгән иде, бу катнашучыларга бәйрәм атмосферасына чумарга гына түгел, ә дини традицияләр турындагы белемнәрен тирәнәйтергә дә мөмкинлек бирде. Төмән Җәмигъ мәчетенең якшәмбе мәктәбе укучылары Фәйрүзә ханым Бәширова җитәкчелегендә һәр дин тотучының тормышында изге гамәлләрнең мөһимлеген ачып бирә торган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Талмы авылы мәчетенең якшәмбе мәктәбе укучылары һәм педагогы Әнисә ханым Исхакова ата-ана мәхәббәте һәм аның рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштырудагы роле темасына игътибарны юнәлтүче шигъри композицияләр әзерләделәр.
Чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләргә лаек булды, бу аларның ислам традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлешләренең әһәмиятен ассызыклады. Бәйрәм сыйлар белән тәмамланды.
«ДУМ Тюменской области» төркеменнән алынды.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: мәчеттә бәйрәмдә.
Чыганак: yanarish72.ru