tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхимә Умярова – атказанган укытучы
Рәхимә Умярова – атказанган укытучы

Рәхимә Умярова – атказанган укытучы

Губернатор Алексей Русских Россия көне уңаеннан фидакарь хезмәтләре белән танылган якташларыбызга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә татар кешесе дә бар.

Регион башлыгы Алексей Русских Иске Кулаткы район үзәге 1 нче урта мәктәбенең математика укытучысы Рәхимә Умяровага Россия Федерациясенең атказанган укытучысы дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелүе турында таныклык тапшырды.

Рәхимә Абдулла кызы менә 45 елдан артык инде яшь буынга белем һәм тәрбия бирә. Аның сәләтле укучылары математикадан фәнни-практик конференцияләрдә һәрвакыт призлы урыннар алалар, ЕГЭ нәтиҗәләре буенча югары баллар җыеп, дәрәҗәле югары уку йортларына керәләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*