tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхмәт сиңа, Татарстан!
Рәхмәт сиңа, Татарстан!

Рәхмәт сиңа, Татарстан!

Без, Удмуртиядә яшәүче татарлар, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә шактый эшләр башкарабыз. Ә Татарстанның  аталарча кайгыртуын, бу эштә ялгыз булмавыбызны  тою безгә көч-дәрт өсти, яңа эшләргә рухландыра. “Аталарча” дип әйтүем дә юкка түгел, чөнки нинди генә эшкә алынсак та, нинди генә бәйрәм-чаралар уздырсак та, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәжәгать итәбез, киңәшләшәбез, кирәк чакта ярдәм сорыйбыз. Уртак тырышлык матур нәтиҗәсен дә бирә. Бер генә мисал, ел саен республиканың Ижау, Можга, Сарапул, Воткинск шәhәрләрендә, 10 авылда Сабантуйлар гөрләп уза. Быел тарихыбызда беренче тапкыр Глазов шәhәрендә республикакүләм Сабантуй булды. Ут күршебез – Татарстанның Әгерже районынын бердәм командасы  бер-бер артлы ике шәhәрдә Сабантуй уздыруда катнаштылар. Милли тормыш – ул бәйрәмнәр уздыру гына түгел. Милләттәшләребезне берләштереп торучы “Яңарыш”ыбыз,  көн саен диярлек эфирга чыгучы телерадиотапшыруларыбыз булу белән бәхетле без. Ә Татарстан ярдәме белән айга бер тапкыр чыгучы “Без Бергә!” кушымтасы – “Яңарыш”ны укучыларга чын мәгънәсендә зур бүләк. Андагы язмалар аша бөтен татар дөньясы яңалыклары, шәхесләре белән танышырга мөмкин. Ә “Татарстан -Яңа гасыр”  телевидениесенең Ижаудагы корпункты сюжетлары аша исә Удмуртиядә яшәүче татарларның тормышы белән бөтен дөнья татарлары таныша. Ә бит бу эшләрнең чишмә башы  1990 елның 30 августына барып тоташа.

Югарыда телгә алынган эшләр Татарстан Конституциясенең 14 маддәсе  нигезендә  башкарыла. Әлбәттә, әлеге маддә безнең өчен кемдер килеп, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өстендә эшләргә тиеш дигән сүз түгел, киресенчә, безгә зур җаваплылык өсти. Ә Татарстаныбызга  дөньяга сибелеп яшәүче татарларның язмышын,  бүгенгебезне hәм киләчәгебезне кайгыртуы өчен зур рәхмәт. Бәйрәм белән!

Рәмзия Габбасова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе,“Яңарыш” газетасының баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*