«Кошлар тумый канатсыз,
Кеше тумый талантсыз», – дигән татар халык мәкален бәлки сезнең дә
ишеткәнегез бардыр. Һәр кешедә кечкенәдән нинди дә булса сәләт булмыйча
калмый. Тик аны бары тик ачыклый белергә генә кирәк. Күпләребез сәләтле
кешеләргә һәр нәрсә дә җиңелдән бирелә дип ялгышалар. Чөнки сәләтне
үстерү өчен күп тырышлык һәм хезмәт куярга кирәк.
Лилия Фарук кызы Гайфетдинова белән әңгәмәмне нәкъ менә шул сәләт
турында сөйләшүдән башладык. Бу мөлаем генә ханым Кызыл Алан
бистәсендәге сәнгать мәктәбендә белем бирә. Тумышы белән Нократ
елгасының сулъяк ярында урнашкан Көлмез якларыннан икән. Гаиләдә өлкән
бала. Хезмәт сөючәнлек һәм башкаларны кайгырту аңа балачактан ук
бирелгән. Алар сеңлесе белән кечкенәдән бер-берсенә яр-дәмгә килеп, йорт
эшләрен тигез бүлешеп үскәннәр. Гаи- ләләренә зур фаҗига кичерергә туры
килә, йорт-җирләрендә янгын чыга. Шушы вакыйгадан соң, алар Кызыл Аланга
күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Хәзерге вакытта икесе дә Кызыл Аланда
тормышта, һәрберсенең яраткан эше бар. Гаиләләре бик дус булып,
бер-берсенә ярдәм кулы сузып яшиләр.
– Бала чакта кем булырга хыяллана идегез? – дигән соравыма,
– Әй, кем генә булырга хыялланмадым икән?! Минемчә, кечкенә вакытта
һәркемнең дә хыяллары күп була торгандыр ул. Кешегә Ходай тарафыннан
сәләт дигән нәрсә бирелә. Шуны югалтмыйча үстерә алырга кирәк, – дип
елмайды әңгәмәдәшем. Хыя- лын тормышка ашыру өчен Лилия Кировта сәнгать
училищесында белем алган. Моның белән генә чикләнеп калмый. Читтән
торып Яр Чаллыда да югары белем ала.
Гомер итү – басу кичү түгел, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит борынгылар.
Челтерәп аккан чишмә төсле башланып киткән кеше гомере тора-бара мул
сулы инешкә әверелә, аннары диңгездәй җәелеп аккан дәрьяга барып тоташа.
Алда сине текә борылышлар, тирән чоңгыллар, зур дулкыннар күтәрүче җил-давыллар көтә. Күрә-сең, әнә шушы сынаулар аша узып, берсеннән-берсе катлаулырак авырлыкларны җиңәр өчен дөньяга килә торгандыр адәм баласы. Киртәләрне җиңеп, үз кыйблаңа тугры булып кала алу гына кешеләрне асыл зат итә торгандыр. Лилия дә
шундыйлардан.
Ул куйган максатына ирешмичә кала торганнардан түгел. Үзе бик җитез, төгәл, эше җиренә җиткереп эшләнгән. Хезмәттәшләре дә шундый ук фикердә: “Лилиягә әти-әниләр балаларын бик теләп йөртәләр. Чөнки ул, беренчедән, бик таләпчән, икенчедән, бик сәләтле. Һәр эшләгән әйбере ялт итеп тора. Балалар белән төрле күргәзмәләргә дә катнашалар. Призлы урыннарга лаек булалар”, – диләр хезмәттәшләре.
Бүгенге көндә кешенең башкарган хезмәтен бәяләп, аңа игътибар күрсәтү,
аның, чыннан да, башкаларга, яшьләргә үрнәк булырдай шәхес икәнен
аңлау һәм аңлатудан да кадерлерәк ни бар соң? Әти-әниләрдән, укучылардан
“Рәхмәт” сүзен ишетү бернинди акча-байлык белән дә үлчәнә алмый торган
рәхәт сүз икәнен җаны-тәне белән аңлый Лилия.
Гөлнара
ГАБДРАХМАНОВА
“Дуслык” газетасы
Киров өлкәсе