tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәистән – бильярд таягы, мэрдан – телевизор: Казан Сабан туена кем нинди бүләк тапшырды?
Рәистән – бильярд таягы, мэрдан – телевизор: Казан Сабан туена кем нинди бүләк тапшырды?

Рәистән – бильярд таягы, мэрдан – телевизор: Казан Сабан туена кем нинди бүләк тапшырды?

Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелде. Җигүле атлар белән дүрт арбага дүрт маршрут буйлап бүләк җыйдылар. Казан халкы мәш килеп 21 июньдә булачак Сабан туена әзерлек эшләрендә катнашты.

Казан Сабан туена бүләк җыю турында Гүзәл Сәгыйтова сөрән сугу йоласының әһәмиятен билгеләде

Беренче арба Казан Кремлендәге Татарстан Рәисе резиденциясеннән Кремль һәм Бауман урамнары буйлап барды. Иң элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге тапшырылды. Ул милли бәйрәм батырларына өч бильярд таягы бүләк итте.

«Гомер-гомергә авылларыбызда да Сабантуй нәкъ бүләк җыюдан башланган. Бу матур традицияне Казанда да дәвам итүебез – аеруча кадерле. Чөнки Казан Кремле буйлап бизәлгән җигүле атларда, милли киемнәребездә йөрү генә дә ни тора! Без барлык татарстанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Казан Сабан туена көтеп калабыз. Билгеле булганча, Сабантуй – өч мәйданда узачак. Бик күркәм, бик күңелле итеп әзерләнәбез», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова журналистлар белән аралашканда.

Казан мэры Илсур Метшин Сабантуйга телевизор бирде. Шулай ук милли яулык һәм башка күптөрле бүләкләр тапшырылды. «Сабантуй – һәрвакыт халкыбызның иң асыл, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булган. Элек-электән тырыш хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерү, аларны хөрмәтләү мөһим вакыйгаларның берсе булган», – дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

ТР Милли музее билетлар һәм китаплар бүләк итте. Алга таба Сабантуйга бүләк җыеп сөрән салу йоласы Бауман урамы буйлап дәвам итте. Рестораннар, кунакханәләр матди бүләкләр дә тапшырдылар, шулай ук кайсыберләре музыкаль номерлар да әзерләгән иде.

Татарстан депутатлары: «Традицион кыйммәтләргә кагылу безне көчлерәк итә һәм рухи яктан баета»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары традицияне хуплады һәм акциягә кушылды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кунакларны Дәүләт Советы рәисе һәм парламентарийлар исеменнән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева сәламләде.

«Без сезнең белән рухи яктан бай халык. Без Татарстанның күпмилләтле халкының традицияләрен саклыйбыз, – дип ассызыклады Ирина Терентьева. – Сабантуй – күп гасырлар элек барлыкка килгән, елдан-ел позицияләрен ныгыта һәм географиясен киңәйтә барган бәйрәм».

Чара кысаларында ул бәйрәмгә дип махсус әзерләнгән фарфор вазаны тапшырды. Шулай ук ул мәдәни мирасны саклау мөһим булуны ассызыклады: «Традицион кыйммәтләргә кагылу безне көчлерәк итә һәм рухи яктан баета. Иң мөһиме – Татарстанда милләтара тынычлык һәм татулык саклана. Халык традицияләренә мөрәҗәгать иткән чакта безнең һәрберебез җылылык хисе тоя, ә ышаныч һәм дуслык ныгый», – диде ул.

Ирекле инициативага шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм башка депутатлар да кушылды.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле Розалия Арсланова: «Бөтен коллектив белән чыктык»

Казан Сабан туена бүләк җыюга багышланган йолага хезмәт коллективлары кушылучылар арасында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе дә булды. Бу уңайдан инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова үзенең фикерләре белән уртаклашты.

«Бүген шундый матур, ямьле җәйге көн. Балачактан ук гел истә калган. Бу көнне түземсезлек белән көтеп ала торган идек. Бәләкәй чактан ук хәтердә: әби-бабайлар, әти-әниләр белән Сабан туйларына җыела идек. Ераклардан туганнар, кунаклар кайта иде. Ә әлеге вакытта бирнә җыюга килгәндә, ел саен оешмабыз белән бу ифрат дәрәҗәдә күңелле вакыйгага кушылабыз. Менә бергәләп, бөтен коллектив белән чыктык», – дип сөйләде Розалия Арсланова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай ук әңгәмәдәш, Сабантуйның ватандашлар өчен әһәмиятен билгеләде. «Авылларыбыздагы иксез-чиксез басуларда инде уңышка нигез салынган. Шаулап үсеп, тук башаклар белән генә сөендерсен кырлар. Сабантуй – чын-чыннан хезмәт кешесенә ихтирам күрсәтү, аңа ил табынын баетуга керткән өлеше өчен рәхмәтләр ирештерү. Сабантуйга халык килеп торсын, балалар һәм оныкларга шушы милли бәйрәмебезне күрсәтеп үстерсеннәр», – дип белдерде ул.

Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: «Халкыбыз йолаларын балаларга да күрсәтергә кирәк»

Күренекле җырчы Әлфия Авзалованың кызы һәм аның исемендәге фонд җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова да чара турында фикерләрен әйтте.

«Минемчә, татар милли традицияләребез шулай саклана. Элек тә нәкъ шулай булган бит! Бөтен авыл буйлап Сабантуйга күчтәнәчләр, төрле бүләкләр җыйганнар. Ул заманнарда әле кемдер әтәч, икенче берәүләр каз яисә үрдәк биреп чыгаралар иде. Һәм менә шул гореф-гадәт заманча төсмер белән Казаныбызда да бар, Аллаһка шөкер. Шәхсән мин Казан Сабан туена бүләк җыюда бишенче ел катнашам. Үземнең күңелгә рәхәт булып китә. Мондый традицияләребезне онытмаска, халкыбыз йолаларын балаларга да күрсәтергә кирәк», – диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш Сабантуйга бәйле хатирәләре белән бүлеште.

«Әнием белән Сабантуйларга бик күп йөри торган идек. Шәһәрләрдә ул көз, кыш, яз көне гастрольләрдә булса, җәен авылларга чыгып китә иде. Ул бит гомере буена табигатьне нык яратты, авыл кешесен хөрмәт итте. Әлбәттә, гел Сабантуйларга эләгә идек. Кызык хәлләр дә була торган иде. Еш андыйларга тарыган чак. Бер вакыт Түбән Новгородның Уразовкасына бардык. Иске, бәләкәй генә интернат бинасына урнаштырдылар: бөтен уңайлыклар урамда. Һәм шунда бер әтәч йөри, талый-чукый торган. Без инде кызыксындык нинди әтәч микән, дип. Бу бер карт әтәч икән, ел саен Сабантуйдагы ярышчыларга бирелә һәм тегеләр кирегә бүләк җыючыларга бирә икән икенче елны», – диде ул.

Казан Сабан туена бүләк җыю Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданда йомгакланды

Казан Сабан туена бүләк җыю йоласының финал ноктасы Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасы каршындагы мәйданда булды. Биредә театральләштерелгән чаралар һәм республиканың фольклор коллективлары чыгышларын тәкъдим иттеләр һәм бүләкләр оештыручыларга тапшырылды. Чара барышында Казанның Вахит һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов та җыелган халыкны сәламләде.

«Бу бәйрәмдә сезнең белән бергә булуыма мин бик шат. Бөтен Татарстаныбыз, Россиябез һәм дөньябыз буйлап Сабан туйлары шаулап-гөрләп үтеп килә. Ниһаять, бу шимбә Казанда да бергәләп бәйрәм итәрбез. Сабан туе гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Бүген монда матди бүләкләр генә җыймыйбыз. Сезнең белән бергә үзебезнең күтәренке һәм сөенечле кәефләребезне туплап, җыеп Сабантуй кунакларына бүләк итәчәкбез, уртаклашачакбыз. Бөтен оештыручыларга рәхмәт. Сабантуйлар мөбәрак булсын», – диде ул.

Җыелган барлык бүләкләр Сабантуй мәйданнарында җиңүче батырларга тапшыру өчен Вахит һәм Идел буе, Совет, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре вәкилләренә тантаналы рәвештә тапшырылды.

«Бәйрәм белән сезне. Бу, чыннан да, Сабантуй алдыннан үтә торган бер матур традиция! Иң башта аның идеясе шәһәрдә яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга Татарстандагы гореф-гадәтләрне күрсәтүдән гыйбарәт иде. Бу бик күп битараф булмаган кешеләрне җыя торган чара», – дип искәртте Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Шәһәр урамнары буйлап сөрән салып бүләк җыючылар арасында төрле югары уку йортларыннан студентлар да бар иде.

«Сезне Сабантуй бәйрәме башлануы белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Чөнки әлеге милли бәйрәмебез – бүләк җыю йоласыннан башлана. Менә шундый мәдәни мирас үрнәге булып торган йоланы салауны мөһим, дип саныйм. Әлеге йоланы Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Хадипович Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә 1998нче елда башлап җибәргән иде. Бүгенгесе көнне инде әлеге чара хәтта Халыкара дәрәҗәгә чыкты. Чөнки төрле халык вәкилләре дә олы теләк белән катнаша», – дип билгеләде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифасын башкаручы Резеда Гарифуллина.

Шулай ук Резеда Гарифуллина институтта тегелгән милли бизәкле яулык тапшырды. Аны йола буенча Сабантуйның көрәш келәме батыры сөйгән ярына бүләк итәргә тиеш булуын да әйтте ул.

Фоторепортаж: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*