Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт социаль челтәрдәге сәхифәсендә фикерләре белән уртаклашты.
– 25 август – татар халкы өчен изге көн. Чөнки 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Без һәр елны, Казан кирмәне янындагы Муса Җәлил һәйкәле янындагы мәйданга җыелып, Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алабыз.
Быел да булды әлеге чара. Мәрасимне оештыручыларга рәхмәт. Тырышканнар. Елдагыча Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханымның катнашып, чыгыш ясавы да мәрасимнең бизәге булды. Аллаһ сәламәтлектән аермасын үзен. Әнә, быел Россия Язучылар берлеге рәисе урынбасары Николай Иванов та килгән. Бик тәэсирле чыгыш ясады ул. Чөнки тиздән Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге составына керергә җыена. Казанга сәфәренең төп сәбәбе шул булса иде кирәк. Идарә әгъзалары белән очрашып, аларның күндәмлекләре күңеленә хуш килгән булса кирәк.
Ләбиб Леронның Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган «114 адым» шигырьләр циклы буенча куелган перформанс та күңел кылларына кагылды. Шигырьләрне укучы Габдулла Кариев театры артистларына һәм чараның режиссеры Булат Гатауллинга аерым рәхмәтләрем. Тик шулай да, чара ничек һәм нинди югарылыкта узды соң? – дигән сорауга, гадәттәгечә һәм гадәти, дияр идем. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында уздырылучы быелгы чара күпкә тантаналырак һәм югары дәрәҗәдәрәк оештырылыр дип уйлаган идем. Нишләп әле шундый мөһим вакыйганы билгеләп үтәргә Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестрын, Татарстан дәүләт камера хорын чакырмаска?
Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап шактый гына музыкаль әсәрләр иҗат ителгән. Әйтик, Рөстәм Яхинның Нури Арсланов сүзләренә язылган «Унике батыр турында баллада», Рөстәм Яхинның Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән «Катыйльгә» һ.б. Нишләп әле әлеге әсәрләрне башкарырга мәртәбәле җырчыларга мөрәҗәгать итмәскә?
Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышы елларында Җәлил һәм җәлилчеләрнең башлары киселгән баракта барлыгы 2891 кеше үтерелә. Элеккеге Советлар Союзыннан – 24 кеше, шуларның унбере – татар егетләре. Дөнья тарихында тиңе булмаган вакыйга, тиңе булмаган батырлык. Татарлар! Ә без шундый батырларыбызны ничек олылыйбыз соң? Көндәлек һәм гадәти бер чара үткәреп кенәме? Миңа калса, бу көн һәр татарстанлының йөрәгенә үтеп керерлек һәм хәтерендә мәңгегә сакланып калырлык итеп үткәрелергә тиеш. Ул көндез тантаналы һәм рәсми төстә булса, кич белән яшьләр өчен махсус программа рәвешендә. Бүгенге заман яшьләренә патриотик тәрбия бирүдә шуннан да үтемлерәк чара булырга мөмкинме?! Быелгы мәрасимдә башкарылган перформанс та нәкъ менә яшьләр аудиториясе өчен бер дигән программа иде.
Батырларыбызны ничек олылыйбыз соң, дигәндә, тагын бер мөһим мәсьәләгә кагылмый булдыра алмыйм. Ул да булса, җәлилчеләребез хөрмәтенә куелган барельефлар. Минемчә, каһарманнарыбыз барельефлардан һәйкәлләргә әверелергә күптән лаек. Башка милләтләрнең шундый батырлары булсамы? Әллә кайчан «Җәлилчеләр» паркы булдырылып, парк үзәгенә аларның һәйкәл-ансамбльләре куелыр иде. Ә Татарстанның моның өчен мөмкинлекләре юк түгел. Россиядәге икътисади яктан иң алга киткән төбәк түгелме соң әле ул?! Әнә, ут күршеләребез, башкортлар, Казан үзәгенә Мостай Кәримгә багышланган нинди монументаль һәйкәл-ансамбль урнаштырдылар. Чын сәнгать әсәре. Ә бездә күп кенә әдәбият-сәнгать әһелләренә куелган һәйкәлләрдән фәкыйрьлек, яки рухсызлык бөркелеп тора кебек.
Рәсми чараларның афишаларын да Мәдәният министрлыгы контрольдә тотарга тиеш дип саныйм. Афишалар, реклама дигәннән, беркайчан да һәм Казанның бер генә почмагында да җәлилчеләр көненә багышланган чараның афишалары эленгәне булмады… Шуңа күрә казанлылар бу хакта хәтта белмичә дә кала дигән фикер туа. Киләчәктә «Яңа гасыр» телевидениесе, бер атна гына булса да, әлеге чарага чакырып, реклама ролигын әйләндерсә бер дә комачауламас иде. Мөһим вакыйга ич. Аеручы бүгенге заманда, – дип яза Рәмис Аймәт.