ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рәмис Камалов истәлегенә
Рәмис Камалов истәлегенә

Рәмис Камалов истәлегенә

Цильна” ФОКында Рәмис Камалов истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир узды.

Ярышлар башланыр алдыннан турнирда катнашучылар һәм күпсанлы кунаклар Рәмис Камалов белән Ватанны саклап һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шундый турнирлар – спорт кына түгел, ә геройларга хөрмәт күрсәтү, рәхмәтле булу, аларны истә тоту чарасы да әле.

Рәмис күпбалалы дус-тату гаиләдә туып үсә. Кечкенә чактан ук тыныч холыклы, тәртипле, мәрхәмәтле була. 1999 елда Чынлы район хәрби комиссариаты тарафыннан Россия армиясе сафларына чакырыла. Мотоукчылар батальонында хезмәт итеп, укчы, гранатометчик ярдәмчесе һөнәрен үзләштерә. Тиздән ул Чечня сугышына барып эләгә. 1999 елның 5 ноябрендә Бамут авылы өчен каты бәрелешләр вакытында чын геройларча һәлак була. Үлгәннән соң Мужество – Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Волейбол буенча турнирның нәтиҗәләре дә билгеле: Чынлы районы командасы – 1 нче урынга, Барыш районы командасы – 2 нче урынга, Тереньга районы командасы 3 нче урынга лаек була.

Спорт өлкәбезнең төрле районнарын берләштерде, ә хәтер һәм батырлык үрнәгенә хөрмәт күрсәтү турнирда катнашучыларны берләштерде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*