tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәмис Латыйпов: Татар журналистлары халык телендә язарга тиеш
Рәмис Латыйпов: Татар журналистлары халык телендә язарга тиеш

Рәмис Латыйпов: Татар журналистлары халык телендә язарга тиеш

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов татар журналистлары халык сөйләшкән телдә язарга тиеш дип саный.

«Тукай халык сөйләшкән телдә язган, шуңа күрә популяр булган. Кемдер әдәби тел дип уйлап, моннан ераклашкан. Күбебез әдәби телдә сөйләшәбез, халык телендә язсак иде», – диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды чыгышында.

Аның фикеренчә, журналистлар мәкалә язганда кешенең сөйләшү стилен сакларга тиеш. «Югары стиль дип уйлап яза башласак, бу халыкның читләшүенә китерәчәк. Кеше сөйләшкән гади телдә язарга тиешбез. Без сөйләшкән тел – урам теле түгел», – диде ул.

«Миллилек, татарлык югалырга тиеш түгел. Татар журналистлары бер-берсен үстерсен, телгә алсын иде. Без, татар журналистлары, матбугатны күтәрү өчен бергәләп тырышырга тиеш. Укучыларыбыз күбрәк булган саен без көчлерәк булабыз», – диде Рәмис Латыйпов.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*