ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рәмис Латыйпов: Ясалма фәһем – матбугат өчен көндәш түгел, ә бары тик инструмент кына
© Salavat Kamaletdinov
© Salavat Kamaletdinov

Рәмис Латыйпов: Ясалма фәһем – матбугат өчен көндәш түгел, ә бары тик инструмент кына

Казан шәһәре яшьләр парламенты оештырган татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, танылган журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов ясалма фәһемнең медиа өлкәсендәге роле турында сөйләде.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә җәмгыятьтә ясалма фәһемгә карата ике капма-каршы фикер яши: берәүләр аны бөтенләй кабул итми, икенчеләр исә ул кеше хезмәтен, шул исәптән корректор һәм тәрҗемәчеләрне тулысынча алмаштыра ала, дип саный. Рәмис Латыйпов бу мәсьәләдә «алтын урталыкны» сакларга чакырды. Ул ясалма фәһемне дизайн әзерләү яки текстларда хаталарны табу өчен нәтиҗәле ярдәмче – үзенә күрә бер «кер юу машинасы» буларак куллануын әйтте.

Шул ук вакытта журналист татар телендәге сөйләмне (диктофон язмаларын) текстка әйләндерүче сыйфатлы кораллар җитмәвенә игътибар итте.

Аның фикеренчә, технологик мөмкинлекләргә карамастан, тиздән кеше ясалма контенттан туячак, чөнки тамашачы өчен «тере», чынбарлыктагы вакыйгалар һәрвакыт кызыклырак булачак.

«Күпмедер вакыттан соң кеше ясалма фәһемнән туячак. Инде хәзер үк туя башлады. Ясалма фәһем белән мотоциклда йөрүче әбинең видеосын ясаганчы, чын әбине табып, аны мотоциклга утыртып йөртсәң, караулар саны миллионга җитәргә мөмкин. Төп әйбер – үзеңнең идеяң. Ясалма фәһемне идеягә җигә аласың икән, ул синең файдага эшли. Ә идеяң юк икән, идеяләрне ясалма фәһемнән аласың икән, уртача сыйфатлы әйбер килеп чыга», – дип билгеләп үтте Рәмис Латыйпов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*