Бүген, 18 гыйнвар, Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан мәҗлес узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты.
Данис Шакиров юбилярга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен һәм котлауларын җиткерде. “Тагын озак еллар дәвамында Ульяновск һәм Татарстаныбызга, милләтебезгә хезмәт итүегезне телибез”, – диде ул.
Шулай ук мәҗлестә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов һәм башкалар катнашты.
Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских үзенең котлау сүзендә Рәмис Сафинга төбәктә халыклар арасында дуслыкны саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.