Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин 1891-1917 елларда татар телле дәреслекләрнең биш миллионнан артык данә белән чыкканын әйтте.
Аның әйтүенчә, 1891-1917 елларда бастырылган фәннәр буенча дәреслекләр булуын исәпкә алганда, 740 атамалы 1010 басма 5 026 630 данә белән, ә революциягә кадәрге татар китаплары исемлеге 15 мең нөсхә белән дөнья күрә. «Димәк, татар басма китабының зур өлешен гуманитар дисциплиналар буенча татар дәреслекләре тәшкил иткән. Моның сәбәбе – басмачыларның үз милләтен мәгърифәтле, тәрбияле итеп күрүдә», – диде ул.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы-ХХ йөз башы)» монографиясен тәкъдим итү кичәсендә ул 1905 елдан соң татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләрендә кулланыла торган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр саны арткан булганын сөйләде.
«Дәреслекләрнең санын татар телендә бастырылган китапларның гомуми күләме белән чагыштыру кызык. Мәсәлән, 1912 елда Россия мөселман халыклары телләрендә 608 китап (2 812 130 данә) чыга, шул исәптән 361е – татар телендә, шуларның 55е – татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланыла торган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр. 1913 елда татар телендә чыккан 356 китапның 73е, ягъни якынча шуның – 20 проценты гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр», – ди ул.
Ренат Вәлиуллин бу санны «гаҗәп дәрәҗәдә зур күрсәткеч» дип саный. «Укучыларга аларның күбесе бушка таратылган, дәреслекләрне меценатлар чыгарган. Хәзер китап чыгаруны күп кеше бизнеска әйләндерә. Әмма ул вакытта меценатлар мәдәни-агарту эшен өстен күргән», – диде монография авторы.
«Дин фәне өлкәсендәге китаплар исемлектә зур урын алып тора. 1891-1917 елларда алар күпсанлы басмалар, тиражлар белән чыга, бу халыкның дин өлкәсендә гыйлемле булуы белән бәйле. Күләме ягыннан икенче урында әдәбият дәреслекләре тора. Бу китаплар озак вакытлар татарлар өчен мәгълүмат чыганагы булып торган, ХХ гасыр башыннан авторлар балада гомумкешелек төшенчәләрен һәм кыйммәтләрен тәрбияләүне максат итеп куя», – диде ул.
Татар һәм рус телләре буенча дәреслекләр өченче урынны тәшкил иткән. «Басылган 118 дәреслекнең 9ы гына рус телен өйрәнүгә багышланган. 1907 елдан соң, гомумтөрки теленнән татар теленә күчү һәм милли үзаң арту сәбәпле, татар теле дәреслекләре саны арта. Татар халкы тарихы һәм гомуми тарих буенча дәреслекләр гуманитар фәннәр арасында иң азы. 1897-1916 елларда – барлыгы 41 басма, шуларның 23е татар һәм төрки халыклар тарихына, 18е – гомуми һәм Россия тарихына багышланган», – ди автор.
Ренат Вәлиуллин татар җәдит мәктәп-мәдрәсәләрендә укытылган гуманитар фәннәр дәреслекләрен бастыру XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында татар милли басмасының мөһим юнәлеше булып торуын искәртте.
«XIX гасыр башыннан яңа типтагы дәреслекләр һәм уку әсбаплары бастырыла башлый, ләкин алар аз санлы була. Соңрак басмаларның саны арта, эчтәлеге камилләшә. Әйтик, 1891 елда – 8, 1899 елда – 29, ә инде 1916 елда – 66 гуманитар дәреслек чыга. Гомумән алганда, 1891 елдан 1916 елга кадәр 1010 басма басылган, татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләре өчен язылган гуманитар фәннәр буенча 740 исемдәге дәреслек бастырылган», – диде ул.