tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Вәлиуллин: «Туган тел» терминын төшереп калдыру Конституциягә каршы килә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Ренат Вәлиуллин: «Туган тел» терминын төшереп калдыру Конституциягә каршы килә

Белем бирү стандартларыннан «Туган тел» төшенчәсен төшереп калдыру Россия Федерациясе Конституциясен боза. ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы яңа үзгәрешләрне шәрехләп, ТР Дәүләт Советының XI утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү проектында «туган тел» төшенчәсен «Россия Федерациясе халыклары теле» төшенчәсенә алыштырырга тәкъдим ителә. Бу терминология илнең мәгариф өлкәсендәге төп канунга туры килми. Бүген Россиядә 155тән артык тел кулланыла. Әгәр без кешеләргә үз халкының телен туган тел дип санауны тыйсак, без РФ Конституциясенең барлык халыкларга туган телләрен саклау хокукын гарантияли торган 68нче маддәсен бозабыз булып чыга», – диде ул.

Вәлиуллин искәрткәнчә, әлеге карарлар ил субъектлары белән килештермичә кабул ителде. Шул ук вакытта, төбәкләр үз фикерен ике көн эчендә тәкъдим итәргә тиеш дигән таләп куялар.

«Кая шулай ашыгалар? Аңлашылмый. Бу яшерен нормага әверелә һәм борчу уята», – диде депутат.

Аерым алганда, яңа документта рәсми эш башкару һәм гаммәви мәгълүмат чараларының эше белән бәйле мәсьәләләр билгеләнмәгән.

«Моннан тыш, гаммәви мәгълүмат чаралары турындагы законны гаммәви мәгълүмат чаралары телен регламентлый торган яңа маддә белән тулыландыру ниятләнә. Рус телен мәҗбүри куллануны беркетергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта, республикаларның дәүләт телләре генә кулланыла ала. Ягъни гражданнарның туган телдә мәгълүмат алуга хокукын тәэмин итү мәҗбүри булудан туктый», – дип искәртте ул.

Вәлиуллин сүзләренчә, закон проекты тиешенчә әзерләнмәгән, ә телләрне саклауга бәйле гарантияләр күрсәтелмәгән яки гомуми характерга ия.

«Законнар Россия Конституциясе принципларына туры килергә, телләрнең тигез хокуклылыгының реаль юнәлешен тәэмин итәргә һәм алар буенча киң җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар үткәрелергә тиеш», – дип сүзен төгәлләде Вәлиуллин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*