tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит хәзрәт Брагин: “Диния идарәбез – туплаучы бер үзәк”
Рәшит хәзрәт Брагин: “Диния идарәбез – туплаучы бер үзәк”

Рәшит хәзрәт Брагин: “Диния идарәбез – туплаучы бер үзәк”

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза. Пленар утырышта ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин чыгыш ясады.

Үз чыгышында Рашид Брагин Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге хакында сөйләде. Донецк Халык Республикасында барлыгы 7 мөселман оешмасы барлыгын билгеләп узды.

-Бездә курку юк, без үзара аңлашып яшибез. Бу безнең төбәкнең үзенчәлеге. Башка дин әһелләре белән дә, халык арасында да аңлашып яшәү бар. Хакимият белән дә, предприятиеләр белән дә бәйләнеш нык. Сез беләсез, без күмер чыгарган төбәк, бездә шахтер мөселманнар, бигрәк тә татарлар күп. Аларны без ташламыйбыз. Диния идарәбез – туплаучы бер үзәк, – дип сөйләде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*