tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Ваһаповны искә алдылар
Рәшит Ваһаповны искә алдылар

Рәшит Ваһаповны искә алдылар

21нче май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында, Рәшит Ваһапов һәйкәле янында күренекле җырчының истәлегенә Ваһапов фестивале лауреатларының концерты узды. Концертта Рөстәм Асаев, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов кебек танылган җырчылар белән беррәттән, Булат Закиров, Адилә Зиннәтуллина, Рөстәм Егоров, Зилә Гайнуллина кебек яшь башкаручылар да чыгыш ясады.

Бәйрәм концертына килгән кунакларны һәм башкаручыларны Рәшит Ваһапов фондының генераль продюсеры Рифат Фәттахов сәламләде.

“Еллар үткән саен Рәшит Ваһапов мирасы, аның феномены турында уйлыйм. Рәшит Ваһаповның татар җыр сәнгатенә булган тәэсире турында без яхшы беләбез. Соңгы елларда Рәшит Ваһапов исеменә, аның мирасына сәнгатьнең башка төрләре дә еш мөрәҗәгать итә башлады. Күптән түгел генә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Ренат Харис пьесасы буенча “Умырзая” спектаклен яңартты”, — диде Фәттахов үз чыгышында.

Шулай ук Рәшит Ваһапов истәлегенә куелган һәйкәлләрнең башка төбәкләрдә дә булуын ассызыклап үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*