tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика көнендә рәсми рәвештә язылышкан Энҗе Габдуллина:«Гаилә тарихында матур хатирә»
Республика көнендә рәсми рәвештә язылышкан Энҗе Габдуллина:«Гаилә тарихында матур хатирә»

Республика көнендә рәсми рәвештә язылышкан Энҗе Габдуллина:«Гаилә тарихында матур хатирә»

Татарстан Республикасы көнендә Камал театрының яңа бинасында 45 пар гаиләләрен рәсми рәвештә теркәде.

Һәр елны 30 август көнне Казанда тантаналы рәвештә яңа гаиләләр теркәлә. Быел да 45 пар өчен язылышу тантанасы булды. Бу 45 пар арасында сөйгәне Азат Исламов белән «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина бар иде. Энҗе «Интертат»ка үзләренең хис-кичерешләрен сөйләде.

Татарстан Республикасы көнендә рәсми язылышу – гаилә тарихында матур дата, матур хатирә. Без Татарстанда туубыз, Казанда яшәвебез белән дә бик бәхетле. Шуңа күрә бу чара икеләтә дә бәйрәм булды.

Бу тәкъдим ничек булды, ничек кабул иттегез?

Республика көнендә язылышу тәкъдимен бик теләп кабул иттек. Без июльдә язылышырга тиеш идек. Берничә ай алдан «Госуслуги» аша гариза тапшырдык. Туйны Актанышта үткәргәч, Казанга барып, рәсми төстә язылышырбыз, дип уйладык. Туй якынлашкан арада Актаныш ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баяновна безгә Татарстан көнендә язылышып булуын әйтте һәм шул чарада катнашырга тәкъдим итте. Без рәхәтләнеп ризалаштык һәм 45 район арасында Актанышны тәкъдим иттек. Моның өчен Гөлфинә Баяновнага зур рәхмәт.

Язылышу шундый олы бәйрәмдә булгач, дулкынлану хисе дә булгандыр?

Дулкынлану да булды әзрәк. Әмма чара бик тиз узып китте, һәм борчылырга сәбәпләр дә булмады. Сөендек инде. Башта ЗАГСта теркәгәндә «ниһаять» дип тордык, чөнки өйләнешү тарихы озакка сузылды, русча әйткәндә, «растянули удовольствие». Ә Камал театрындагы тантаналы чарада булуыбызга чын күңелдән сөенеп тордык. Яныбызда әти-әниләребез дә булгач, тагын да күңелле булды. Алар Актаныштан ук килделәр.

Бу язылышу тантанасына ничек әзерләндегез?

Без район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баяновна белән гел элемтәдә тордык. Ул безгә нинди документлар кирәген, кая барырга, нишләргә икәнен аңлатып барды. Ул әйткәннәрне эшләдек. Аннары язылышу көнне матур итеп киенеп, бизәнеп, язылышырга гына бардык.

Чарада сезгә нинди бүләкләр өләштеләр?

Безгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан, гаилә учагын булдыру һәм ныгыту максатыннан, 50 меңлек сертификат бүләк иттеләр. Шулай ук кәләш букеты да бүләк булды.

Чын күңелдән котлыйбыз сезне! Сүнмәс мәхәббәт һәм олы бәхет телибез!

https://intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*