tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика көнендәге төп вакыйгалар: «Уйнагыз, гармуннар!», «ДәртФест», ат чабышлары һ.б.
Республика көнендәге төп вакыйгалар: «Уйнагыз, гармуннар!», «ДәртФест», ат чабышлары һ.б.

Республика көнендәге төп вакыйгалар: «Уйнагыз, гармуннар!», «ДәртФест», ат чабышлары һ.б.

Татарстан Республикасы көнендә Казанда бер үк вакытта 45 пар никахларын рәсмиләштерде

Татарстан Республикасы көнендә Камал театрының яңа бинасында никахлашу тантанасы узды. Шунысы игътибарга лаек, анда төрле районнардан берьюлы 45 пар катнашты. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева яшь парларга беренче бүләкләр тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татарстан Республикасы көнендә сез бер-берегезне мәңге яратырга, тугры булырга һәм аңларга сүз бирдегез. Сез барлык авырлыкларны да җиңә чыга алачаксыз, чөнки сез – бергә. Барыгызга да чын күңелдән яктылык, җылылык, бер-берегезне назлап яшәвегезне телим», – дип мөрәҗәгать итте Фазлыева.

Ул искәртеп үткәнчә, узган ел Республика көнендә шулай ук берьюлы 45 пар никахларын рәсмиләштергән. Аларның 10 баласы туган инде.

Шундый парларның берсе быел да яңа өйләнешүчеләрне котларга килгән иде. Алар микрофон янына үзләренең ике айлык баласы белән чыкты.

«Без дә узган ел Республика көнендә гаилә кордык. Гаиләгез нык булсын, һәр көн сезгә бәхет һәм шатлык китерсен, үзара аңлашып яшәгез», – дип искәртте Аделина һәм Дмитрий Кучиннар.

Тантана 45 пар башкаруында туй биюе белән тәмамланды.

Туфан Миңнуллин яшәгән йортларның берсенә мемориаль такта куелды

Туфан Миңнуллин яшәгән йортларның берсенә – Толстой урамының 16А адресындагы йорт диварына мемориаль такта куелды. Мәскәү скульпторы Рим Акчурин ясаган истәлек тактасына Туфан аганың карашы, кульязмалары да, ул туган Кама Тамагы районы табигате панорамасы да сыйган.

Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

«Туфан абый һәр кешедә үзенең ниндидер бер эзен калдырган. Бер җөмләдә зур фикерне аның кебек бер кеше дә әйтә алмый – минем өчен ул шушы ягы белән күңелдә калды. Без аны истә тотабыз, истә тотачакбыз. Бүген җыелып шушы истәлек тактасын ачабыз. Хәерле сәгатьтә!» – диде мемориаль тактаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгышын Туфан Миңнуллины Тукай белән чагыштырудан башлады. «Чөнки Тукайның «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин дипломат та, җәмәгать эшлеклесе дә, публицист та», дигән сүзләре бар. Туфан ага да шундый киңкырлы шәхес иде», – диде ул.

«Туфан абыйны мин зур әдип, остаз буларак кына искә алмыйм. Ул милләт язмышы белән яшәде, әдәбият язмышы белән яшәде. Әдәбиятның киләчәге өчен борчылып безгә үгет-нәсыйхәт тә укый иде. Без кайчагында сиңа тиң дә түгелбездер, кайчагында син бездән канәгать тә түгелсеңдер, ләкин без синең юлдан барырга һәм синең хыялларыңны тормышка ашырырга тырышабыз», – дип өстәде халык шагыйре.

Туфан Миңнуллин белән бергә данлыклы Щепкин студиясен тәмамлаган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев чыгышын аның белән бергә укыган чакларын искә алудан башлады. «Туфан республикага кирәк иде, артистларга кирәк иде. Марсель Сәлимҗановка ул бигрәк тә зур күчтәнәч булды. Туфан драматург булып үзен республикага гына түгел, илгә танытты. Халык аны ярата иде», – дип йомгаклады ул чыгышын.

Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина әйтүенчә, истәлек тактасының нәкъ шушы йортка куелуы бик сөенечле. Ул Республика җитәкчелегенә, язучылар берлегенә һәм истәлек тактасы куйдыру инициативасы белән чыккан күршеләре Игорь белән Мариягә рәхмәтләрен җиткерде.

«Истәлек тактасының нәкъ шушы йортның диварына куелуы безнең гаиләгә бик тә күңелле хәл. Чөнки әти шушы йортта иң куанычлы, актив иҗат елларын яшәде. Алар бирегә 2001 елның ахырында күчкәннәр иде, 2012 елга кадәр шушында яшәделәр. Күршеләребез дә бик шәп иде. Бу йорт миңа хәзер дә якын. Әтинең иҗатын яратыгыз! Театрга йөрегез! Халкыбыз яшәсен!» – диде ул.

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе территориясендә Ренат Акчурин бюстын ачтылар

Бүген Чаллыда Ренат Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе территориясендә тантаналы рәвештә аның бюсты ачылды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Фото: Чаллы мэры Наил Мәһдиевның телеграм-каналы

«Ренат Сөләйман улы шәһәребез һәм Татарстан Республикасы кардиохирургиясе үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның ярдәмендә безнең шәһәрдә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә заманча кардиохирургия хезмәте булдырылды, меңләгән кешенең гомере коткарылды», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Ул шулай ук ачылу тантанасында Ренат Акчуринның туганнары – аның хатыны Наталья һәм улы Максим катнашуы турында әйтеп узды. Шулай ук тантанага шәһәрнең медицина җәмәгатьчелеге һәм активистлар җыелды.

Казанда Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды

Казанда 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе булган Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды. Ул Карл Маркс урамында 1933-1937 елларда әлеге дәүләт эшлеклесе яшәгән 54нче йортның фасадына урнаштырылган.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Истәлек тактасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ветераннары һәм Абрамовның туганнары инициативасы белән куелган. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылды.

«1930 елларда Кыяметдин Алимбәк улы, республикабызның башкарма хакимиятен җитәкләп, бик зур эш башкара. Ул үз Ватанының патриоты буларак субъектларга вәкаләтләр бирелсен, һәр халык үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алсын өчен актив көрәшә. Ә иң мөһиме – ул эзләнү эшләрендә күп көч куйды, һәм шуннан бирле нефть сәнәгате бик тиз үсә башлады. Инициативалары һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтеп, бүген аның эшен дәвам итәбез», – диде тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстанның күренекле кешеләренә истәлек такталары ачу күркәм гадәткә әверелүен искәртте.

«Шул рәвешле, алар турында истәлекне кадерләп саклыйбыз һәм Татарстанның шундый күренекле улларының бүгенге республика үсешенә керткән өлешләрен рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Абрамов бик күп мактауларга һәм яхшы сүзләргә лаек. Ул репрессия елларында республикабызның статусы турында беренчеләрдән булып сөйләгән», – дип билгеләп үтте парламент спикеры.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нәкъ менә аның вакытында 1934 елда Татарстан беренче тапкыр СССРның югары Хөкүмәт бүләге – Ленин орденына лаек була. Абрамовның үзенә шундый орденны 1935 елда тапшыралар.

Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» мотофестивалендә катнашты

Казанда Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган «Ике Кремль» мотофестивале узды. Катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде, ул «Урал» мотоциклында 1 Май мәйданыннан алып Игенчеләр сараена кадәр барды.

Биредә бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны фестивальнең махсус әзерләнгән мәйданчыгы көтә иде. Чарада бөтен илдән җыелган мотоциклчылар һәм безгә дус илләрдән килгән байкерлар катнашты.

Көндезге мотошоу-программа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Фестиваль кунаклары өчен бик күп активлыклар (җанлы музыка, сугыш чоры мотоцикллары күргәзмәсе, Бөек Ватан сугышы эпизодларын интерактив реконструкцияләү, шулай ук мотошоу һәм байкерлар арасында ярышлар) әзерләнде.

Фестиваль Мәскәүнең «Кызыл мәйдан» мотоклубы инициативасы белән үткәрелә. Клубта катнашучылар имин хәрәкәт итүне, юл хәрәкәтендә катнашучыларга ихтирамлы мөнәсәбәтен күрсәтә, һөнәри белем алуга һәм мотоциклда йөрү күнекмәләрен даими рәвештә арттыруга басым ясый.

Васил Шәйхразыев «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә: Горурлык белән алга барырга насыйп булсын

Казанда 40нчы мәртәбә «Уйнагыз, гармуннар» фестивале үткәрелде. Халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләүләрен ирештерде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Россиянең 20 өлкәсеннән 700дән артык гармунчы, катнашучылар бирегә җыелды. Казан сезне бәйрәм көнендә генә түгел, һәрвакыт көтә. 26-28 август көннәрендә дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызны җыйган «Милләт Җыены» узды. Без татарлар шундый халык. Яңгыр ява икән – рәхәт, бәхеткә, дибез. Кояш чыга икән – шулай ук бәхеткә дибез. Горурлык белән алга барырга насыйп булсын», — дип ассызыклады чыгышы вакытында Васил Шәйхразыев.

Алга таба алдынгыларга дәүләт бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Чара ансамбльләр чыгышлары белән дәвам итте.

Рөстәм Миңнеханов «Уйнагыз, гармуннар!» парадында катнашучыга тальян гармун бүләк итте

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары һәм үзешчән фольклор коллективлары Республика көне уңаеннан бәйрәм йөрешендә катнашты. Алар Бауман буйлап Казанның 1 Май мәйданына күтәрелделәр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Биредә 700 гармунчы тупланган. «Уйнагыз, гармуннар!» «Түгәрәк уен» үзешчән татар фольклор иҗаты фестивале белән бергә үрелеп бара, шуңа без аларны да бирегә чакырдык. Төрлә өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезне бер мәйданчыкка тупладык», – диде тележурналист, «Уйнагыз, гармуннар!» телетапшыруының авторы һәм алып баручысы Айзилә Батырханова.

Соңрак Казан кирмәне янында гармунчыларны һәм үзешчән фольклор коллективларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. Ул гармунчылар парадындагы яшь катнашучы Максат Мостаевка тальян гармун бүләк итте.

Казан Кремлендә милли киемнәрдән мода күрсәттеләр

Казан Кремлендә «ДәртФест» фестиваль кысаларында мода күрсәттеләр. Подиумга 15 җирле бренд коллекциясендәге модельләр чыкты, алар татар стиленең яңа интерпретациясен тәкъдим итте. Подиум Татарстаннан 15 кием һәм аксессуар дизайнерын, шулай ук Чиләбедән махсус кунакларны берләштерде.

«Безнең аудитория ул – музыка һәм гаилә фестивале генә түгел, яшь кешеләр үз стилен таба торган, безнең һәрберебездә булган мәдәни кодны яктырак тоя торган урын», – дип билгеләп үтте тапшыруларны алып баручылар.

«Дәрт фест» фестиваленең башкарма продюсеры Диана Басыйрова мода күрсәтүнең төп идеясен аңлатты.

«Без маркетлар, мода күрсәтү аша гадәти көндәлек тормышыбызга мәдәни код интеграцияләнә алуын күрсәтергә телибез. Ул төрлечә чагылырга мөмкин: музыкаль композицияләрдә, һөнәр-интерьер предметлары һәм кием элементлары рәвешендә дә. Без кешеләргә аларның татар мәдәниятенә карашларын заманча һәм гадәти булмаган рәвештә күрсәтә алуларын тәкъдим итәбез», – дип аңлатты оештыручы.

Бу фәлсәфәнең ачык мисалы буларак «Патша Бикә» брендын атарга була. Аңа нигез салучы Алия Жаворонкова риваятьләр героена әверелгән Казан ханбикәсе Сөембикә аның өчен илһам чыганагы булуын әйтте.

«Мине Сөембикә-ханбикә илһамландырды, рәссамнар ясаган рәсемнәрдә ул һәрвакыт матур бөркәнчекләрдә сурәтләнгән. Минем коллекция заманча милли интерпретациядә тәкъдим ителә. Шуңа күрә мин кызларның, япмаларымны киеп, үзләрен патшабикә итеп хис итүләрен бик теләр идем», – дип аңлатты Алия.

Аның сүзләренчә, брендның миссиясе – туристларга сувенир гына түгел, ә Казанны һәм аның бай тарихын хәтерләтә торган матур һәм стильле әйбер бүләк итү.

FestIValen брендына нигез салучы Ирина Алешина иске әйберләргә икенче тормыш бүләк итүче иҗади берләшмәне тәкъдим итә.

«Безнең брендның мәгънәсе – иске әйберләрне кулланырга, аларга икенче тормыш бирергә мөмкин, дигәнне аңлата. Без иске киемнәрне эшкәртәбез, үзгәртәбез һәм үз коллекцияләребезне әзерлибез, шуның белән әйберләрнең болай да җитәрлек булуын күрсәтәбез, һәм алардан ниндидер яңа, инде заманчарак әйбер булдырырга мөмкин», – дип сөйләде ул.

«Без моның белән үзебезнең күңел рәхәтлеге өчен шөгыльләнәбез, аннары шәһәрдәге чараларны бизибез. Балалар тегәргә өйрәнә, кайберләре алга таба да иҗат белән шөгыльләнә. Кемдер үзенең сумкалар брендын ача, кемдер бизәнү әйберләре ясый. Без илһамланабыз һәм бер-беребезне илһамландырабыз, иҗат дөньясында яшибез», – дип өстәде Ирина Алешина.

Мода күрсәтү «Дәрт фест» фестиваленең бер өлеше генә, ул шулай ук кунакларга дизайн-маркет, мастер-класслар, кулинар экспериментлар һәм балалар өчен программалар тәкъдим итте. Диана Басыйрова билгеләп үткәнчә, фестивальнең төп бурычы – ел саен яхшыра бару һәм аудиторияне гаҗәпләндерүне дәвам итү, мәдәни мирас – музей мирасы түгел, ә үз уникаль стилеңне булдыру өчен тере илһам чыганагы да.

«ДәртФест» Казан Кремлендә Туп ишегалдында һәм Гавами урыннар ишегалдында узды

Быел «ДәртФест» Казан Кремленең ике мәйданчыгында – Туп ишегалдында һәм Гавами урыннар ишегалдында узды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Быел безнең мәйданчыклар ике зур урынга тупланды – бу Казан Кирмәне таләбе буенча да шулай туры килде. Мәсәлән, Шейкман урамында була торган дизайн-маркетны Гавами урыннарга күчерергә туры килде. Балалар мәйданчыгының активлыклары арткач, мәчеткә килүчеләргә комачауламас өчен Кол Шәриф мәчете яныннан Туп ишегалдына күчтек – анда урын күбрәк», – дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә оештыручыларның берсе Ильяс Гафаров.

Ул фестивальдә балалар өчен контент арта баруын ассызыклады, бу бирегә килүче балаларның күбәя баруына да бәйле. «2018 елда яшь булып безнең фестивальгә килгән кешеләр өйләнеп, безгә балалары белән килә башлады», – диде ул.

Балалар мәйданчыгында «СалаваТik»лар, «Шаян ТВ», «Саф» радиосы, «Алма» төркеме һәм башкалар эшләде.

«ДәртФест» өченче мәртәбә үткәрелә һәм башлангычыннан ук аның программасына милли дизайнерлардан мода күрсәтү дә кертелә башлады.

«Акыл фабрикасы» кысаларында дүрт лекция тәкъдим ителде. Камилә Галиева татар балеты турында сөйләде, композитор Фәрхад Бәхтияри заманча сәнгатьтә борынга татар музыкасының кайбер чагылышлары турында фикерләре белән уртаклашты, кинорежиссер Александр Далматов татар киносының тарихын барлап киләчәген фаразлады, халык сәнгате һәм һөнәрчелек өлкәсендә белгеч, бизнес-консультант Диана Басыйрова креатив бренд булдыру ягыннан киңәшләрен бирде.

«Фестивальдә гел күзәтәбез: тамашачы берничә дулкын булып килә. Көндез гаиләләр белән килгән тамашачы мастер-классларда, уеннарда катнашып кичкә таба арып кайтып китә. 17.00 сәгатьтән соң кичке тамашачы килә башлый», – ди Ильяс Гафаров.

Кичке сәхнәдә тамашачыга Noqta, Ыспай бит, Айрат Хәйруллин, АлияНур, МС Каршы, K3DERT триосы, Elina, Tubatay Beats чыгышлары тәкъдим ителде.

Ильяс Гафаров фестивальнең хедлайнеры дип Zarina, Ilgiz һәм Malsi Music чыгышын атады. «Зәринә, Илгиз һәм Исламның өчесе бергә чыгыш ясавын ел буе көтүчеләр бар. Аларның бергә иҗат иткән җырлары да бар», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов: Ат спорты – борынгыдан килә торган гадәт, һәм ул татар халкына якын

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат спорты комплексында Республика көненә багышланган чабышларны шәрехләде.

«Казан ипподромында да бәйрәм! Биредә конкурс буенча халыкара ярышлар һәм Россия Федерациясе Президенты призына илнең иң абруйлы ат чабышлары уздырылды. Чабышларда Россиянең 30 төбәгеннән 200гә якын ат катнашты, ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 160 ат катнашты!» – дип язды ТР Рәисе Telegram-каналда.

«Атларны ярату һәм ат спорты – борынгылардан килә торган гадәт һәм ул татар халкы өчен бигрәк тә якын. Ярышларда катнашучыларга матур җиңүләр һәм тамашачыларга күңелле яллар телим. Барыгызны да зур бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!» – дип өстәде ул.

Конкурс буенча турнир Россия ат спорты федерациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Газпром СПГ-технологии» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылды. Ярышларда җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов һәм РФ ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина бүләкләде, дип билгеләп үтте ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Республика көненә багышланган концертта Азат Абзалов: Казаныбыз чәчәк ата

«Казан» гаилә үзәге янында Республика көненә багышланган концерт гөрләде. Биредә артистлардан Алсу-Азат Фазлыевлар, Алинә Шәрипҗанова, Анастасия Макарова, Татьяна Буланова һәм «Хор Турецкого» чыгыш ясады. Бәйрәмгә Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән берничә мең кеше җыелды.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Карагыз, Казаныбыз һәм яраткан республикабыз ничек чәчәк ата, ул бүген нинди матур! Мин сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе телим. Әлеге матур шәһәребездә тагын озак еллар яшик һәм аңа хезмәт итик», – дип сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Шулай ук ул бәйрәм кысаларында август аенда 14 яшь тулучы балаларга паспортлар тапшырды.

Казанда шәһәр һәм Республика көне уңаеннан салют аттылар

Казанда 22:00 сәгатьтә шәһәр һәм Республика көне уңаеннан салют аттылар. Салютны биш минут чамасы аттылар. Төрле төстәге һәм төрле формадагы фейерверкларны шәһәр халкы һәм кунаклары Казансу яр буендагы теләсә кайсы ноктадан диярлек күрә алды. Салют шулай ук «Ривьера», Татарстан Милли китапханәсе янындагы территориядән дә яхшы күренде.

видеодан скриншот

ТР башкаласында бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Әйтик, шәһәрдә опера фестивале, халык костюмы фестивале, җиңүчеләрнең һәм лауреатларның «Безнең заман» гала-концерты уздырылды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*