Кичә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне булды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар үткәрелде. «Татар-информ» сайлаулардагы вазгыятькә һәм «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына күзәтү ясый.
Татарстан Рәисе булырга дүрт кандидат дәгъва итте: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР). Муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнашты, алар арасында – төп партия вәкилләре һәм 2,6 меңнән артык үз-үзен тәкъдим итүчеләр теркәлгән иде.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында шулай ук 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» дип аталган марафон барды, ул 08.00 сәгатьтә башланып, 22:00 сәгатьтә тәмамланды. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелде, студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясады. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясалды – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатылды.
«Татмедиа» бинасында Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сәламләде.
Ул участокларны тулысынча әзерләүләре, анда тулы видеоконтроль алып барылуыг, республиканың барлык сайлау участокларын чыбыклы телефон элемтәсе белән тәэмин итүләрен әйтте.
«Моннан тыш, «Мобиль сайлаучы» сервисы уңышлы эшләде. Аның ярдәмендә 43 меңгә якын кеше яңадан теркәлә алды. Кичә Татарстандагы Сайлау участокларында 13 меңнән артык күзәтүче хезмәт куйды. Татарстанда сайлауларда 94 федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чарасы эшләде, 470 журналист аккредитацияләнгән иде. Бу республика өчен рекорд. Күзәтүчеләр һәм журналистлар ярдәмендә сайлауларның ачыклыгы һәм легитимлыгы стандарты янә бер мәртәбә расланды», – дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган иде. Участоклар 7:00 сәгатьтән алып 20:00 сәгатькә кадәр эшләде. Республика муниципалитетларында сайлау көне уңаеннан төрле вакыйгалар булды, чаралар үткәрелде. Мәсәлән, Актаныш технология техникумында урнашкан Сайлау участогына озак еллар Актаныш районы территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары булып эшләгән, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Вәлиев исеме бирелде. Анда каһарманның якыннары да катнашты, кызы Алёна беренче тапкыр сайлауга барды.
«Безнең өчен сайлаулар – бәйрәм кебек»
Иртән, гражданлык бурычын кичектермичә, татарстанлылар сайлау участокларына барды. Алар арасында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар бар иде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә урнашкан 46нчы сайлау участогында беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышын бирде.
«Дөнья дүрт әйбергә таяна: галимнәрнең гыйлеменә, хакимнәрнең гаделлегенә, байларның юмартлыгына һәм мохтаҗларның догаларына. Ягъни тормыш алга барсын өчен, галимнәр гыйлем таратырга, байлар зәкят-сәдака чыгарырга, әмирләр гаделлек урнаштырырга, ә халык догада булырга тиеш. Татарстан халкы үзенә Рәис сайлый. Гадел, иманлы, акыллы һәм көчле җитәкчене сайларга һәм аның өчен дога кылырга кирәк. Мин мөфти буларак беренчеләрдән булып килергә тырыштым», – диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116нчы лицейда урнашкан сайлау участогына тормыш иптәше белән килде. «Кәеф яхшы, көн матур, кояшлы. Республика Рәисен сайлау буенча да, муниципаль депутатларны сайлау буенча да агитация кампаниясе бик актив узды. Безнең өчен сайлаулар – бәйрәм кебек: сайлау участогына килү, лаеклы, ышанычлы кеше өчен тавыш бирү, очрашу, аралашу… Бу Татарстанның яхшы традициясе», – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.
«Халкыбызның лаеклы киләчәге һәм Татарстан чәчәк атсын өчен тавыш бирәбез»
Сайлауларда Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килгән иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайлау участогында, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирүдә катнашты.
ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Лаеш муниципаль районының Боровое Матюшино бистәсендәге 1747нче сайлау участогында тавыш бирде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов исә Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогына хатыны Миләүшә Әхмәтова белән килде.
«Мин генә түгел, күп кенә ватандашларыбыз да республикабыз, аның данлы үткәне һәм лаеклы бүгенгесе өчен тирән горурлык хисе белән сайлауларга баралар дип уйлыйм. Безнең икътисадыбыз куәтле, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яхшырту өчен мөмкинлекләребез бар. Без – республиканың күп миллионлы халкының бердәм, иҗади гаиләсе. Бүген киләчәк буыннарның ышанычын һәм бәхетен тәэмин итү өчен халкыбызның лаеклы киләчәге һәм Татарстанның чәчәк атуы өчен тавыш бирәбез», – диде Марат Әхмәтов.
Ләйлә Фазлыева: «Бу – Татарстанның данын булдыручы барлык кешеләргә мәхәббәт белдерү»
08:00 сәгатьтән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны булды. Анда Татарстанның казанышлары, иҗат итүче кешеләр, иң яхшы гаиләләр һәм республиканың алга киткән проектлары турында сөйләделәр. Телемарафонда 150гә якын кунак чакырылган иде, алар арасында сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, татар эстрадасы йолдызлары, шулай ук «Күрше фест» конкурсында җиңүчеләр, яшь талантлар, хезмәт династияләре һәм галим коллективлары вәкилләре бар иде.
Телемарафонда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты. «Татарстанның казанышлары турында сөйләгәндә, без барыннан да элек кешеләрнең казанышлары турында әйтәбез. Беренче чиратта, бу – республикада төзелгән мәктәпләрдә эшләүче профессиональ укытучылар. Төзүчеләр төзегән, укытучылар эшли, балалар белем ала. Бу үзенчәлекле көн. Бу – республикабызга, халкыбызга, бүгенге Татарстанның данын булдыручы барлык кешеләргә мәхәббәтен белдерү. Моннан тыш, бу узган бишьеллыкка йомгак ясау чоры һәм республика территориясендә яшәүче кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән казанышларны барлау. Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә бай мәдәни программа планлаштырылды. Барлык районнарда да танылган артистлар катнашында концертлар булды», – дип белдерде Татарстанның вице-премьеры.
Махсус операциядәге Татарстан хәрбиләре дә тавыш бирүдә катнашкан
Шунысы да игътибарга лаек: Татарстан хәрбиләре өчен махсус хәрби операция зонасында алдан тавыш бирү үткәрелгән булган. Ул берничә көн дәвам иткән, моның өчен хәрби-кыр шартларында да Сайлау участоклары булдырылган. Сайлау көнендә экстерриториаль участоклар эшенә багышлаган матбугат очрашуында хәрби хәбәрче Зөфәр Дәүләтшин бу хакта сөйләп үтте.
Дәүләтшин әйтүенә, хәрбиләргә үзләрен гражданлык җәмгыятенең бер өлеше итеп тою һәм аларның фикере мөһим икәнен аңлау аеруча әһәмияткә ия. «Безнең хәрбиләр тавыш биргән өч Сайлау участогында булдык. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Аларның ничек гадел итеп һәм үз теләкләре буенча тавыш бирүләренә инандык. Алар өчен бу әле мораль ярдәм дә, хәрбиләр алар турында беркем дә онытмавын аңлый, һәм аларның тавышы мөһим», – дип сөйләде ул.
«Илнең яңа төбәкләрендә хезмәт итүче Татарстан хәрбиләре өчен сайлауда катнашу үзләренең кече Ватаннары белән элемтәләрен югалтмауларының бер дәлиле булып тора», – диде РФ Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркеме җитәкчесе урынбасары Александр Малькевич.
Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков та алгы сызыктагы хәрбиләргә тавыш бирү мөмкинлеге бирелүе бик мөһим, дип ассызыклады.
«Тавыш бирер өчен гаиләләр белән килделәр»
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә 12:00 сәгатькә 34,5 процент тәшкил итсә, 15:00 сәгатькә сайлаучылар саны 51,7 процент тәшкил итте.
«Сайлау процессы яхшы һәм төгәл барды. Кешеләр тавыш бирер өчен гаиләләре белән килде. Без сайлау комиссияләренең урыннарын да, эш вакытын да дөрес сайлаганбыз. Җәмәгать күзәтүчеләреннән сораштым. Алар кешеләрнең сайлау процессына яхшы мөнәсәбәттә булуын билгеләп үтәләр. Сайлаучыларның ышанычы җәмәгать күзәтүчеләренең фикеренә, аларның сайлауга карашына бәйле», – дип хәбәр итеп торды ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ»да сайлау барышына багышланган матбугат очрашуында.
«Казан» гаилә үзәге янында гаилә фестивале узды
Хәзер «Казан» гаилә үзәге янында «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фестивале узды, ул меңләгән казанлылар өчен бәйрәмгә әверелде. Быел бәйрәмгә тавыш биргәннән соң махсус беләзек белән килергә мөмкин иде.
Тамашачыларны Гүзәл Уразова, Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария», «Волга-Волга», «Хорошее настроение», «Добробат» төркемнәре, Салават Фәтхетдинов, «Just Brass», Фирдүс Тямаев, Дмитрий Железнов капелласы чыгышлары белән сөендерде. Беренче тапкыр Казан сәхнәсенә «Яңа дулкын-2025» фествиалендә катнашучылар (Елена Фрейман һәм «Оберег» фолк-төркеме) дә чыкты.
Бәйрәм мәйданчыгында гаиләләр өчен төрле активлыклар әзерләнгән иде. Олылар хәйрия оешмалары эше белән танышты, «Киләчәк остаханәсе»ндә һәркем республиканың мәдәни мирасы белән таныша алды. Олылар һәм балалар түбәтәйләр чикте, гарәп каллиграфиясендә көчләрен сынап карады һәм җепләрдән матур паннолар ясады.
Фестивальдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Гуманитар мәйданчыкта «Җиңү өчен! Казан» хәйрия оешмасы волонтерлары маскировка челтәрләре үрү һәм окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар үткәрде.
Экзит-пол: Татарстанда сораштыруда 17 мең кеше катнашты
Татарстанның барлык шәһәр-районнарында сайлау участокларыннан чыкканда үткәрелгән сораштыруда 17 мең кеше катнашкан. Бу хакта Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, социология фәннәре докторы Мария Ефлова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сорауларга барлык кешенең 60 проценты гына җавап биргән. «Сораштыру Казанда барлык участокларның 30 процентында, башка шәһәрләрдә барлык участокларның 42 процентында, авыл торак пунктларында участокларның 28 процентында үткәрелде», – диде Мария Ефлова.
Белгеч әйтүенчә, сайлауга килү күрсәткече 79-81 процент булыр дип фаразлана.
«Экзит-пол тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов – 89,1 процент, Хафиз Миргалимов – 4,5, Виталий Смирнов – 1,5, Руслан Йосыпов 3,9 процент тавыш җыйган. 1 процентка якын бюллетень яраксыз дип табылган», – диде Мария Ефлова.