Республикабызның Балтач районында әхлак дәресләрен мәктәп- гимназияләрдә түгәрәк буларак, менә инде 25 елдан артык укытып киләләр. Шул уңайдан, районның Салавыч күпкырлы лицеенда республикакүләм әхлак укытучыларының семинары булып узды.
Әлеге чарада Язучылар берлегеннән Рифат Җамал, Рифә Рахман, Рәҗәп Бәдретдин катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук чарада катнашучы мәгариф хезмәткәрләре, методистлар, әхлак фәнен укытучылар, укучылар язучыларның һәм шагыйрьләрнең үзләре укуында әсәрләре һәм шигырьләре белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Мондый очрашулар һәр ике як өчен дә гаять әһәмиятле һәм файдалы дигән фикерләр яңгырады. Дөрестән дә “Тәрбия- һәрнәрсәнең ачкычы” булган кебек мондый тәэсирле очрашулар да балтачлылар күңелендә озак вакытка сакланыр әле.
Чыганак: yazuchilar