tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм ифтарны оештыручылар Нәзарәттә аның үсеше турында фикер алышты
Республикакүләм ифтарны оештыручылар Нәзарәттә аның үсеше турында фикер алышты

Республикакүләм ифтарны оештыручылар Нәзарәттә аның үсеше турында фикер алышты

Зөлкәгъда аеның 28 нче көнендә (5 июньдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә ел саен үткәрелә торган Республикакүләм ифтарны оештыручы хөрмәтле кунаклар килде. «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, «Ак барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, «Казан Экспо» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Роберт Миңнегалиев, «Ак барс Арена» стадионы генераль директоры урынбасары Илнур Гафиятов һәм «Ак барс Арена» стадионының маркетинг буенча директоры Екатерина Ильина Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән белән очрашты.

Камил хәзрәт беренче чиратта кунакларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Туган авылым» милли-туристик комплексы, «Ак барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән ел саен үткәрелә торган Республикакүләм ифтарны оештыру буенча күпьеллык хезмәттәшлек һәм күмәк эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Шунысы игътибарга лаек: Республикакүләм ифтарны оештыру комитеты составында төрле милләт кешеләре хезмәт куя. 2014 елдан алып 2020 елга кадәр Республикакүләм ифтарда катнашучылар саны 1500 дән 30 меңгә кадәр җитте. Быел мәҗлес 12 нче тапкыр узды һәм «бер табын артында» 12 000 кешене җыйды. Мөфти һәр оештыручының ифтарны үткәрүгә керткән өлешен билгеләп үтте: энтузиазм, яңа тәкъдимнәре һәм тырышлыклары белән бу зур хәйрия проектын үстерергә тырышулары өчен рәхмәт белдерде. Камил хәзрәт оештыручыларга ихтирам йөзеннән – «Бердәмлек» һәм «ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы» медальләрен, шулай ук оештыру комитетының башка әгъзаларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннан җитәкчеләр Республикакакүләм проектын киләчәктә гамәлгә ашыру буенча идеяләре белән бүлеште, аның концепциясен яңарту мөмкинлеге турында фикер алышты, мәҗлесне 13 нче тапкыр үткәрү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*