ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм семинар приглашает за 14нче ифтар оештыручылар кунак тәртип кагыйдәләренә игътибар юнәлтергә
Республикакүләм семинар приглашает за 14нче ифтар оештыручылар кунак тәртип кагыйдәләренә игътибар юнәлтергә

Республикакүләм семинар приглашает за 14нче ифтар оештыручылар кунак тәртип кагыйдәләренә игътибар юнәлтергә

2026нчы елның 13нче мартында “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Рамазан аенда Татарстанда көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14нче Республикакүләм ифтар узачак.

Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, “Туган авылым” милли-туристлык комплексы һәм “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырыла. Республикакүләм ифтарга билетлар – бушлай, бары басма рәвештә генә. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук Нәзарәттән килеп алырга мөмкин. Ифтар программасы көндезге сәгать өчтә (15.00) башланачак.

Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:

– ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;

– “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына сәг. 17.30-га кадәр генә кереп булачак. Бу вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;

– билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;

– бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бер шешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;

– чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*