tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссамлыктагы бәхет
Рәссамлыктагы бәхет

Рәссамлыктагы бәхет

Рамил Сәлимхан улы Рәссамнар берлеге сафларына керергә бер дә омтылмаган. Мондый оешмаларда бер-берсенең иҗат эшләрен өнәмәү “чир”е аның күңеленә кагылмаган

Әңгәмәдәшем Рамил Шаһидуллин1961 елны Казан шәһәрендә туган. Әнисе, гомер буе укытучы һөнәрендә булган Роза Шәрип кызы, ике улына да яхшы тәрбия биргән. Рамил  кечкенәдән гимнастика белән бик  җитди рәвештә шөгыльләнгән. “Дүрт яшемдә үк рәсем ясау сәләтем булуына төшенгән идем, чөнки миңа рәсем ясау җиңел бирелде  һәм әнием дә аларны күргәч, мактамый калмый иде. Без Түбән Камада яшәдек. Алты яшемдә үзем Пионерлар сараендагы сәнгать студиясенә бардым, анда уку ошаса да, бераздан бу студияне калдырдым. Үзлегемнән генә тальян гармунда уйный идем, татар көйләрен дә… “Музыка мәктәбендә укырга телим!” – дидем. Әнием белән балалар музыка мәктәбенә юнәлдек, анда мине баян классына теләп кабул иттеләр, әмма дәресләргә үз баяның белән килү шарты бар икән. Баянны без Түбән Камада күпме эзләсәк тә таба алмадык. Баяннар Мамадышта гына бар, диделәр, киттек Мамадышка. Басып торабыз әни белән баянга карап, ә әниемнең хезмәт хакы өчен ул бик кыйммәт. Күнелсезләнергә бер көнем дә юк иде, чөнки икенче класста укыганда спорт түгәрәгенә язылдым. Спортта уңышларым арта гына барды, чөнки атнага дүрт тапкыр спорт күнегүләренә йөрдем, ярышларда катнаштым. Параллель рәвештә, шулай ук атнага өч тапкыр, бик теләп сәнгать мәктәбендәге дәресләргә дә ашыктым. Гимнастика буенча тренерым: “Менә Волгоград шәһәренең физкультура институтын тәмамларсың да, Түбән Камага кайткач, бергә эшләрбез”, дип фаразлады. Ләкин мин унҗиде яшемдә бары тик сәнгать училищесына укырга керергә кирәк икәнен аңлаган идем инде”.

Ул елларда, әйтергә кирәк, Казан сәнгать училищесына укырга керергә теләүче ир-­егетләр күп булган. Һәм бәйге дә зур: бер урынга – биш-алты кеше. Совет чоры балалары үз киләчәкләрен акча букчасы буенча күзалламаган, иң мөһиме – гомер буе үзең өчен кызыклы өлкәдә эшләү. Хәзерге ата-аналарның күбесе,  баласының рәссамлыкка укып, ирекле рәссам тормышы алып баруын теләр микән?

Рамил Сәлимхан улы училищеда уку елларын (1977-1984) яхшы яктан гына искә ала. “Училищены тәмамлагач, мин  Түбән Кама шәһәренең Сынлы сәнгать фондында эшли башладым. Ул елларда бу фонд эшчәнлеге проектлаучылар, монументалист-рәссамнар, бизәүче рәссамнар тупланган төрле бүлекләргә бүленгән иде. Әмма без барыбыз да бик дустанә хезмәт куеп, шәһәребез биналары бизәлеше  белән шөгыльләндек. Фондта сәнгати совет та бар һәм ул ике атнага бер тапкыр алда башкарылачак эшләребезне комиссия киңәшмәсе аша кабул итә иде, – дип искә ала рәссам ул чорны. – Шәһәрдәге бар балалар бакчалары әкият күренеш­ләре белән бизәлде, Ленин портретлары да чиксез күп язылды, әмма бу эшчәнлек барыбер дә – минем өчен дә, башка иҗатчылар өчен дә олы бер гамәли мәктәп иде. Биш рәссамнан торучы сәнгати совет үз тәҗрибәсеннән чыгып, һәрчак эш этапларыбызга бәя бирә, хезмәтләребездәге кимчелекләрне күрсәтә һәм гомуми стилистиканы барлый иде, шул ук вакытта арабызда һәрчак татулык, дуслык хөкем сөрде… Эш тә җитәрлек булды.

Берчак мин чын-чынлап гитарада уйнау белән кызыксынып киттем. Хәтта бер гитарачыдан шәхси дәресләр дә алдым, ноталар өйрәндем. Иртәнге сәгатьләрдә, һәр көн саен гитарада уйнадым. Яхшырак уйнау өчен, миңа  башкалар каршында чыгышлар ясарга да киңәш иттеләр һәм мин  Сәнгать фондында, рәссамнарыбыз алдында һәм балалар бакчаларында чыгыш ясый башладым. Менә шулай итеп балачакта ук  музыкага карата мәхәббәт мине чорнап алды.

Унбиш ел гомерем төрле бизәүләр белән бәйле эшчәнлектә үтте дә китте. Мин инде гаиләле идем, хәләл җефетем Жанна да рәссам, ике кыз үстерә идек. Илдә башланган үзгәртеп кору чорында бары да асты өскә килде. 1990 еллар башында рәссамнар өчен заказлар азая башлады һәм әкренләп, 1995 елда мондый эшләр бетте дияргә дә була. Казанга да без 1995 елны, төпчек кызыбыз Әдиләнең музыкага булган сәләтләрен үстерү өчен күчендек. Чөнки Түбән Кама балалар музыка мәктәбенең әзерлек классына алып баргач та, мәктәпнең уку бүлеге җитәкчесе: “Кызыгыз бик талантлы, аны Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус мәктәпкә, музыкага булган сәләтләрен тыңлатырга алып барыгыз!” дип киңәш бирде. Анда укырга теләүчеләр һәрчак искиткеч күп була, Әдиләне башта тыңлап карадылар, аннары гына кабул иттеләр. Бу вакыт кызыбызга нибары алты яшь кенә иде. Ә без кече кызыбызның музыкадагы уңышларын арттыру өчен тырыштык. Ул альтта уйный. Тырышу ул еллардагы шартлардагы транспорт белән дә бәйле иде. Кечкенә кызым белән һәр көн икешәр автобус белән, –  ә күп очракта ул автобуслар­ның кайчан киләсе билгеле түгел һәм алар халык белән шыгрым тулы да иде, – башта Куйбышев мәйданына кадәр төшәбез, аннары янә автобуска утырып, Жуковский урамында урнашкан махсус мәктәпкә менәбез. Мин янә кайтып, картиналар яза һәм тагын укудан кайту вакытына кызымны алырга ашыга идем. Әдилә, билгеле, төрле бәйгеләрдә дә уңышлы чыгышлар ясады, консерваториягә дә укырга кабул ителде. III курста БДБ илләре яшьләре оркестрында чыгыш ясады, шулчак АКШның бер мөхтәрәм профессоры аңа укуын Филадельфиядә дәвам итәргә киңәш бирде. Кызыбыз хәзер АКШта яши. Ул вакыт Әдилә укуын башка, шушы илдә уңышлы дәвам итеп, бакалавриатны, магистратураны тәмамлады, аның докторлык диссертациясе татар композиторы Фәрит Яруллин иҗаты белән бәйле булды һәм “Татар халык музыкасы һәм аның беренче милли балетка булган йогынтысы” дип аталды. Ә олы кызыбыз Алинә рәссамлык һөнәрен сайлады, Казан сәнгать училищесын, аннары Санкт-Петербургның А.А.Штиглиц исемендәге дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлады. Бүгенге көндә шул калада дизайнер, график булып эшли, дизайн мәктәбендә укыта, мультфильмнар иҗат итә, үз хезмәтен бик ярата һәм уңышлы проектлары да байтак. Ә хатыным Жанна Шаһидуллина исә күп еллар Казан шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры вазифасында”.

Рамил Сәлимхан улы гаять дәрәҗәдә тыйнак, аның һичкайчан иҗади амбицияләр артыннан кумаганлыгы сиземләнә. Ул Рәссамнар берлеге сафларына керергә бер дә омтылмаган. Мондый оешмаларда бер-берсенең иҗат эшләрен өнәмәү “чир”е аның күңеленә кагылмаган.

Бары да үзгәрә, шәһәрдә дә тора-бара яңа шәхси галереялар ачыла. Бу талантлы татар рәссамы өчен дә яңа иҗади этап башлана. Галереялар белән хезмәттәшлек итү этабы. Һәрбер шәхси галерея картиналарны тиз арада сатуга йөз тота, алар кайсы рәссамның кайсы картиналары сатылуына бик игътибарлы һәм барысы да остага шул картиналарын кабатлап кына бирүен үтенә. Рамил Сәлимхан улының иҗаты да галереяларга килүче тамашачылар үтенечен канәгатьләндерү белән генә үрелеп бара башлый. Рәссам башта портретлар яза. Аннары рәссамның иҗат юнәлеше натюрмортлар ясау белән дәвам итә. “Чөнки мондый әсәрләргә ихтыяҗ көннән-көн арта барды. Борынгы, голландияле рәссамнары натюрмортлары күчермәләрен язып бирүемне үтенделәр. Ә мин әле үзем иҗат иткән бер дистә натюрмортымны да кабат-кабат күчереп ясадым, – ди рәссам. – Аларны яза-яза арып беттем. Бер вакыт “А la prima” сынлы сәнгать галереясында минем “Гади әйберләр” дигән шәхси күргәзмәм дә ачылды. “Картиналарыгыз кайсы шәһәрләрдә, кайсы дәүләтләрдә саклана?” дип сорасагыз, мин сезгә җавап та бирә алмыйм, чөнки мин аларның кайларда саклануларын гомумән дә белмим. Миндә моның ише белән горурлану теләк-хисе дә юк. Галереячылар кайчандыр: “Сезнең әсәрләрегезне мәскәүлеләр бик ярата” дип әйткәннәр иде әйтүен… Тамашачы зәвыгына туры килер өчен дип кенә дә иҗат итү түгел инде бу. Бары тик үз һөнәри мөмкинчелегеңне арттыру максаты да кушылган әлеге натюрмортларга. Ләкин алар бер дә тиз генә языла торган эшләр түгел, моның өчен яхшы сәламәтлек кирәк, күзләрнең дә бик сәламәт булулары мөһим. Көненә уникешәр-унбишәр сәгать дәвамында бик кечкенә, вак детальләрне дә язу белән бәйле булган гаять югары дәрәҗәдәге тырышлык та бу дияр идем”.  Әмма мондый әсәрләрне кабатлап язуның да бер көн соңгы кабатлануы була. Чөнки иҗат кешесенә яңа әсәрләр язу мөһимрәк. Менә Рамил Шаһидуллин да кызы янына баргач, АКШ урамнары буйлап этюдникка күп кылкаләмнәр, буяулар салып, киндерләргә күп эскизлар ясаган, фотога төшергән. “Этюдлар буенча язылган шәһәр пейзажлары тулы бер серия рәвешендә,  Филадельфиянең бер галереясындагы яңа күргәзмә өчен дә кирәк булды әле. Шул  галереяда даими рәвештә алмашынып торучы картина күргәзмәләрен ачучы америкалы урамда этюд язган мәлемдә, очраклы гына рәвештә, яныма килеп: “Күрәм, сез классик сынлы сәнгатькә укыгансыз”, – диде һәм Россия­дән икәнемне белгәч, тагын да гаҗәпләнә төште, шундук шәхси күргәзмә ачырга тәкъдим итте. “Филадельфиядә һәрчак кояшлы!” дип аталган күргәзмәм, инде АКШтан кайт­кач, башта “A la prima” галерея­сында узды, аннары ул шул ук аталышта Филадельфиядә дә ачылды. АКШ күргәзмәсенә элеп куелган бар картиналарымны сатып алдылар, шуңа күрә хәзер әсәрләрем инде америкалыларның шәхси туп­ланмаларын да бизи”.

Рамил Шаһидуллин үзгәртеп кору елларында ук Голландия рәссамнары стилендәгечә итеп, тромплей ысулындагы картиналар да иҗат иткән. Аларны Татарстан рәссамнары гомумән дә ясамаган вакыт әле бу. “Юный художник” журналы редакциясе үтенече буенча, бу хакта язма да әзерләгән. Ул журналның 2010 елгы бер санында яшь рәссамнар һәм дизайнерлар өчен шушы ысулдагы эшләре репродукцияләре белән берлектә басылып та чык­кан. “Тромплей – ул рәссамнар осталыгы фокусы инде, – дип аңлата оста. – Мондый картиналарда сурәтләр алга омтыла. Яисә тамашачы, алар белән кызыксынып китеп, ихтыярсыз рәвештә кулын киндердәге сурәткә таба суза. Мондый картина-иллюзияләрнең башлангычын рәссамнар Зевксис белән Парасий арасындагы бәхәс белән дә бәйли. Имеш, Зевксис виноград тәлгәшен шулкадәр чын итеп сурәтләгән ки, картина әзер булгач ук, аның янына кошлар очып килеп, киндердәге җимешләрне чукый ук башлаган. Ә  шулай да  тромплей барокко чорында гына алга таба киткән. Байлар аның декор бизәлешендә кулланылуын хуплаган һәм XVII гасыр рәссамнары арасында күләмле иллюзия тудыру модага кергән. Россиягә килеп җиткән бу ысулда иң яхшы иҗат итүче рәссам – Федор Толстой. Хәзерге көннәрдә дә тромплей ысулы еш кулланыла. Әмма аны гиперреализм белән бутарга ярамый. Безнең гасырда ул урам бизәме өчен кулайрак. Мондый үлчәмдәге күләмле эшләрне чит илләрдә күбрәк очратырга мөмкин”. Сүз уңаеннан, рәссамның үзенә шушы юнәлештәге картиналарын хәтта пыяла белән дә капларга туры килгән.  Чөнки еш кына галерея тамашачыларының мондый картиналарда сурәтләнгән әйберләрне куллары белән тотып карыйсы килгән. Ә бу инде үз чиратында останың үз максатларына ирешүен раслый һәм картиналар да  нәкъ моның өчен кирәкле сәнгати кануннар буенча язылган, димәк.

“Бу көннәрдә сез нәрсә иҗат итәсез?” дим әңгәмәдәшемә. “Мин  пейзажлар ясау өчен пленэрларга чыга башладым. Яңадан-яңа натюрмортлар да яздым бу айларда. Аларны зарыгып көтеп торучылар бар. Мондый натюрмортлар бик озак, ике-өч ай буе иҗат ителә һәм аларны ясап бетерү өчен бик сабыр холыклы психотиптагы шәхес булу сорала. Менә мин һәр көн,  сәгатьләр буе иҗат итәм. Моннан армыйм. Һәр иртәне: “Аллаһы Тәгаләгә шөкер, бүген дә картина яза алам!” дип каршылыйм. Ягъни бу хезмәт минем өчен бәхеткә тиң”.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*