Китап Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы төбәгенә багышланган.
Анда җирлекнең географик үзенчәлекләре, аның төрки-татар географик атамаларын, ономастикасын яктырткан, шулай ук Ульяновск өлкәсе татарлары белән бәйле тарихи-этнографик мәкаләләр кертелде. Ә Иске Кулаткы районының татар авылларыннан җыйналган хуҗалык йолалары, бәйрәмнәр, уеннар, мифологик мирас, халык авыз иҗаты әсәрләре китапның нигезен тәшкил итәләр һәм фәнни әдәбиятта беренче тапкыр тәкъдим ителәләр.
“Таулы-чишмәле Кулаткы ягы” китабы турында хезмәтнең авторы Резеда Сабыйкова Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә яздырылган әңгәмә барышында сөйләде. Видеоязманы якын арада безнең сайтыбызда күреп булачак.