tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Режиссер Айдар Җаббаров Уфаның «Нур» театрында спектакль чыгара
Режиссер Айдар Җаббаров Уфаның «Нур» театрында спектакль чыгара

Режиссер Айдар Җаббаров Уфаның «Нур» театрында спектакль чыгара

Режиссер Айдар Җаббаров «Нур» театрында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча спектакль куя.

«Репетицияләре бара. Премьера сентябрьдә көтелә», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Куелачак спектакль авторының иҗади мохите белән танышу өчен «Нур» театры вәкилләре режиссер Айдар Җаббаров белән бергә шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның туган якларына сәяхәттә дә булган. Кунаклар Илдар Юзеев музеенда, мәктәптә, мәдәният йортында булган һәм Яңавыл районының Ямады авылы буйлап йөргәннәр.

«Сәфәрнең төп моменты Югамаш-тауга менү булды, чөнки нәкъ бу урын Илдар Юзеевның «Тау» һәм «Гашыйклар тавы» әсәрләрендә тасвирланган вакыйгалар белән бәйле», – диелгән театр хәбәрендә

Айдар Җаббаров билгеләп үткәнчә, хыялны үстерүче мондый сәяхәтләр режиссер өчен дә, артистлар өчен дә бик мөһим, чөнки шул рәвешле шагыйрьнең әсәрләрендә салынган образларны, риваятьләрне, детальләрне яхшырак аңларга һәм ачарга мөмкин.

«Илдар Юзеевның якташларының кунакчыллыгы, аларның шагыйрьнең бай мирасына тугрылыгы һәм хөрмәте белән дәртләндек», – дигән артистлар район җитәкчелегенә һәм әлеге очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдереп.

Спектакльнең премьерасы 20, 21 сентябрьдә көтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*