tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Режиссер Булат Минкин Казанда ике тарихи кыска метражлы фильмын тәкъдим итте
Режиссер Булат Минкин Казанда ике тарихи кыска метражлы фильмын тәкъдим итте

Режиссер Булат Минкин Казанда ике тарихи кыска метражлы фильмын тәкъдим итте

Казанда режиссер Булат Минкинның «Әлли-бәлли» һәм «Җен» исемле тарихи кыска метражлы фильмнарының ябык премьерасы узды. Күрсәтү Ленин исемендәге мәдәният йортында оештырылды.

«Минем күптән тарихи фильм төшерәсем килә иде. Шуңа күрә, татар мәдәниятенә, тарихына багышланган, әлегә кадәр бик аз яктыртылган темага мөрәҗәгать итү мөһим булды», — диде режиссер.

«Әлли-бәлли» фильмы 1922 елда ТАССРдагы ачлык вакыйгаларына багышланган. Ул сүзсез итеп төшерелгән, сюжет титрлар аша үстерелә. Төп герой — хатын-кыз, ул ачлыктан баласын саклап калу өчен авылыннан китәргә мәҗбүр була. Фильм 1930 еллар кино стиленә охшатып эшләнгән.

Минкин сүзләренчә, «Әлли-бәлли» фильмы идеясе Әлмәт театры лабораториясендә туа. Соңрак Камал театрының «Яңа татар пьесасы» лабораториясе кысаларында архив материаллары өйрәнелә һәм шулар нигезендә фильм төшерелә.

Фото: © Ильяс Хаҗиев «Әлли-бәлли» фильмыннан күренеш.

«Җен» фильмы 1552 елда Казан алынганнан соң урманга качкан яшь мулла язмышын сурәтли. Анда ул гадәти булмаган хатын-кыз белән очраша, һәм бу очрашу геройның тормышка карашын үзгәртә. Төп рольне Булат Минкин үзе башкара. Картинаны татар телендә, рус субтитрлары белән тәкъдим итәләр.

«Бу тарих миңа аеруча якын, чөнки анда инде үлемне кабул итәргә әзерләнгән, ләкин көтмәгәндә өмет тапкан кеше язмышы тасвирлана. Төшерүләр җиңел булмады, әмма нәтиҗәсе уңышлы чыкты дип уйлыйм», — диде фильм операторы Вадим Крючков.

«Фильмнарны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү датасы әлегә билгеле түгел. Башта аларны кинофестивальләргә җибәрү күздә тотыла», — дип ассызыклады Булат Минкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*