ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе Республика балалар клиник хастаханәсендә табиблар өчен Мөфти һәм сәламәтлек саклау министры катнашында ифтар уздырды
РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе Республика балалар клиник хастаханәсендә табиблар өчен Мөфти һәм сәламәтлек саклау министры катнашында ифтар уздырды

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе Республика балалар клиник хастаханәсендә табиблар өчен Мөфти һәм сәламәтлек саклау министры катнашында ифтар уздырды

Изге Рамазан аеның 13 нче көнендә (3 мартта), Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ифтар узды. Мәҗлес ел саен РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә: әлеге оешма Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе территорияләренә ислам рухы кертүдә, шул исәптән, намаз уку бүлмәләрен оештыруда һәм “Әбүгалисина” мәчетен эшчәнлеген тәэмин итүдә зур көч куя. Мәчет, әлеге клиникалардагы авырулар һәм микрорайондагы мөселманнар арасында гына түгел, ә бөтен Казан шәһәре мөселманнары арасында аерым урын алып тора: биредә җомга намазына җыелалар, төрле чаралар, балалар арасында Коръән укучылар конкурслары һ.б. үткәрелә.

Ифтар медицина өлкәсе җитәкчеләрен һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хәйриячеләрен җыйды.

Мөфти Камил хәзрәт ахшам намазы алдыннан “Әбүгалисина” мәчетендә вәгазь сөйләде. Хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре һәм уразаның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылган өчен Аллаһы Тәгаләдән бихисап әҗер-саваплар бирелүе турында аңлатып узды. “Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыгыбызны кабул итсен, Рамазан мәдрәсәсен лаеклы үтәргә, күп дәресләр алырга, яхшы якка үзгәрергә һәм, ин шәә Аллаһ, бәйрәмне яңа туган балалардай гөнаһлардан пакьләнеп каршы алырга насыйп булсын”, – диде ул.

Аннары кунаклар Республика балалар клиник хастаханәсе бинасында ифтар мәҗлесендә катнашты, изге Рамазан ае уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. Шәрәфле кунаклар хәйриячелек, өммәтне ныгыту һәм ислам динен тарату юлындагы хезмәттәшлек өчен бер-берсенә рәхмәт белдерде.

Билгеле булганча, шундый ук ифтар Рамазан ае башында Республика клиник хастаханәсендә узган иде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*