tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Риат Фәйзуллин: “Без татар бизнесының яңа кодын формалаштырабыз”
Риат Фәйзуллин: “Без татар бизнесының яңа кодын формалаштырабыз”

Риат Фәйзуллин: “Без татар бизнесының яңа кодын формалаштырабыз”

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый  берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы дәвам итә. Делагатлар алдында «Төмән өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе» рәисе, «Йорт» төзелеш компаниясе директоры Риат Рәис улы Фәйзуллин чыгыш ясады.

– Безнең ассоциация исеменнән бөтен җаваплылык белән шуны әйтәсем килә: без татар эшкуарларын берләштереп кенә калмыйбыз – татар бизнесының яңа кодын формалаштырабыз. Бу кодта эшкуарлык югары социаль җаваплылык белән берләшә. Анда табышка омтылу үз халкыңны, үз динеңне, үз җиреңне кайгырту белән тыгыз бәйләнгән. Һәм бу яңа алымның төп драйверларының берсе безнең өчен хәләл индустрия булды. Бу безнең өчен базарның бер өлеше генә түгел. Бу – намуслылык, сыйфат һәм ышаныч фәлсәфәсе. Бу безнең бренд, без аны бергәләп федераль һәм халыкара дәрәҗәгә чыгарабыз, – диде Риат Фәйзуллин.

Ул шулай ук Төмән татар эшмәкәрләре ассоцияциясенең 2026 елда “Эшмәкәрләр форумы”н уздырырга теләвен хәбәр итте һәм чараның барлык кунакларын катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*