Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов Россия мөселманнарының иң югары бүләге саналган ” Әл- Фәхр” орденына лаек булды.
Бүләкләү тантанасы 30 март Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Ураза Гаете бәйрәменә багышланган чарада узды.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин: ” Рифат Фәттахов бү олы бүләккә ислам рухи кыйммәтләрен пропагандалау, татар халкына тугры хезмәт итү һәм милли музыка сәнгатендә яшь талантларны үстерү өчен лаек булды-“, дип билгеләп үтте, орденны тапшырган выкытта .
Рифат Фәттахов исә үз чиратында бү бүләк өчен Равил хәзрәт Гайнетдингә рәхмәт белдерде. ” Бу олы бүләкне Ураза Гаете бәйрәмендә илебезнең төп мөселман йортында баш мөфтиебез кулыннан алу- зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык!-” дип ассызыклады Рифат Фәттахов.
Котлыйбыз!
Ваһапов фондының матбугат үзәге