30 июньдә Латвиядә Рига шәһәрендә Сабан туе узган. Бәйрәм Мәдәният министырлыгы финанс ярьдәмендә һәм АНКОЛ проекты нигезендә оештырылган. Сабан туен Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе «Латвиянең Башкорт Корылтае» оештырганнар, татарларны һәм башкортларны бергә жыйганнар.
Бәйрәм Латвиянең Рига шәһәрендә сәламләү һәм Сабан туе котлау белән ачылган.


Бәйрәмнең дәвамында АНКОЛ бинасында бөтен Сабан туе кунаклары татар милли ризыклары белән чәй эчәргә, өстәл артына чакырылган. Гадәттә, чәк-чәк, пәрәмәч һәм башка хуҗабикәләрнең пешергән милли ризыклары. Алар тәмле пылау белән сыйланганнар. Шулай итеп, татар һәм башкорт җәмгыятьләре үзара якыннан аралаша алган.
Латвиянең Рига шәһәрендә Сабан туе бик тә югары дәрәҗәдә узды дияргә була. Биредә көнкүрүче татар-башкорт милли гореф-гадәтләребезне онытмаганнар һәм бу бәйрәмдә дә ачык күренде. Балтыйк буе татарларының һәм башкортларның үзара дус, бердәм булуын чираттагы Сабан туе дәлилләгән. Казан артисты Сөмбел Билалова барлык кунакларның күңелен күтәргән. Татарстан Республикасының Мәдәният Министырлыгына һәм Татар Конгрессына Латвия, Рига шәһәренән кайнар сәлам. Без аларга бик зур рәхмәтле! Барлык килгән кунакларга рәхәмәтебезне белдерәбез! Исән-имин булыгыз! Сабан туе котлы булсын!
Ләйсән Билал. Ринат Ахун фотолары.



