tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РИИда татар һәм гарәп телләре һәм ислам фәннәре буенча Олимпиадалар узды
РИИда татар һәм гарәп телләре һәм ислам фәннәре буенча Олимпиадалар узды

РИИда татар һәм гарәп телләре һәм ислам фәннәре буенча Олимпиадалар узды

Шәүвәл аеның 26 нчы көнендә (24 апрель) Россия ислам институтында урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы; шулай ук мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V республика олимпиадасы узды.

Олимпиадаларны Россия ислам институты һәм РФ Ислам мәгарифе советы тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе теләктәшлегендә үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу – ислам мәгарифе тарихында ислам мәдрәсәләре укучылары арасында уздырылган беренче Бөтенроссия олимпиадасы. Элек мондый чаралар төбәк дәрәҗәсендә генә оештырыла иде.

Россия ислам институтында Олимпиадаларның ябылыш тантанасында Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм башкалар катнашты.

Олимпиадаларда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аныңт беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул бөек шәех, имам, галим әш-Шәфигый рәхимуллаһның “Кем белемне яратмый – анда хәерлесе юк. Синең белән алар арасында бернинди танышлык та, дуслык та булмасын, чөнки белем – ул йөрәкләр тормышы һәм акыл яктырткычы ул» дигән сүзләрен искә төшереп, шәкертләрне белемгә омтылырга өндәде. Рәфикь хәзрәт олимпиадаларда катнашучыларның бик яхшы белемнәрен күрсәтүләрен билгеләп үтте һәм аларны РИИга һәм КИУга укырга керергә чакырды. Олимпиадада катнашучыларны шулай ук Айдар Шаһимәрдәнов сәламләде.

Бөтенроссия олимпиасында Татарстан Республикасыннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Чиләбе өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Кырымнан, Ставрополь краеннан, Дагыстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Саратов, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән барлыгы 18 ислам көллияте һәм мәдрәсәсе вәкилләре катнашты.

Олимпиада ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт); гарәп теле; абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы, Коръән белеме һәм хәдис белеме номинацияләре буенча үткәрелде.

Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V олимпиадада Татарстан мәдрәсәләре, РИИ һәм КИУ шәкертләре катнашты. Олимпиада шулай ук язма тест формасында узды, ул фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча сорауларны үз эченә алды һәм студентларның теоретик белем дәрәҗәсен һәм аларны практикада куллану сәләтен бәяләүгә юнәлдерелгән иде.

Татар әдәбияты номинациясендә кызлар тикшеренү эшләрен тәкъдим итте, ә егетләр вәгазь сөйләде. Татар халкы тарихы номинациясендә тест уздылар, алдан бирелгән темалар буенча тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр

Олимпиадаларда җиңүчеләргә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар

Урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре:

Абсолют номинация

I урын – Байденов Ринат Бахытҗан улы, Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсәсе

II урын – Рәүпов Мөхәммәдрасүл Абдухолик улы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

III урын – Азисов Абдеррахман Камил улы, Буа мәдрәсәсе

“Ислам хокукы” номинациясе

I урын – Хөсәенов Айнур Рахимҗан улы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

II урын – Әхмәдов Җәләлетдин Косим улы, Пермь ислам көллияте

III урын – Боташев Али Роберт улы, Дагыстан ислам университеты каршындагы мәдрәсә

“Гарәп теле” номинациясе

I урын – Давыдов Абдеррахман Ислям улы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

II урын – Муллагарипов Расүл Айдар улы, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте

III урын – Таҗиева Алия Илгиз кызы, “Фәнис” мәдрәсәсе

 

Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V олимпиадада нәтиҗәләре:

“Татар теле” номинациясе

I урын – Мөлекова Илсөяр Илдар кызы, Буа мәдрәсәсе

II урын – Әхмәрова Диләрә Хатиф кызы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

III урын – Әхмәтшина Фирүзә Фердинант кызы, Россия ислам институты

“Татар әдәбияты” номинациясе (Тикшеренү эше)

I урын – Алимова Айфинә Айрат кызы, Буа мәдрәсәсе

II урын – Шагалиева Гайшә Илһам кызы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

III урын – Минашева Эльза Фәиз кызы, Россия ислам институты

“Татар әдәбияты” номинациясе (Вәгазь)

I урын – Нигъмәтҗанов Фәрит Айрат улы, Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсе

II урын – Сафин Кәрим Ранис улы, Казанның “Ислам кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә

III урын – Сафин Булат Рияз улы, Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсәсе

“Татар халкы тарихы” номинациясе

I урын – Кушматова Аиша Озод кызы, Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсәсе

II урын – Тимиров Рузалин Рузил улы, Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе

III урын – Халилов Илнур Рөстәм улы, Россия ислам институты

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*