Бүген 31 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Казан” телерадиокомпаниясенең “Адымнар” атналык аналитик-мәгъләмати тапшыруы сорауларына җавап бирде.

Ринат Закиров белән әңгәмә кергән тапшыруны шимбә көн 2 ноябрьдә “Казан” телерадиокомпаниясенең “Адымнар” тапшыруында карап булачак.