Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров татар театрлары җитәкчеләре белән очрашты. Биредә 30лап мәдәният вәкиле, ягъни режиссерлар, театр директорлары җыелды. Фикер алышуның төп темасы – Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге XIX Бөтенроссия “Идел-йорт” татар театрлары бәйгесе.

Ринат Закиров әйтүенчә, конкурсның төп максаты – татар театрларын Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча саклау. “Театр фикерләргә өйрәтә”, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.
Оештыручылар белдергәнчә, быел конкурста 2500 кеше катнашты.

“Без зур эш башкарабыз. Беренчедән, бу татар театрын яңа баскычка күтәрү. Икенчедән, Россия төбәкләрендә татар телен үстерү. Конкурения көчле. Бүген төбәкләрдә татар театрын саклап калу кыен. Һәм без әлеге глобализация чорында татар театрларын саклап калуда зур өлеш кертәбез”, – диде режиссер, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Рифат Миндубаев.














