Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Әтнәдә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. Олыларны хөрмәтләү чарасы Әтнә дәүләт драма театрында узды.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Ринат Закиров театр залында җыелган өлкәннәргә иң җылы теләкләрен ирештерде, котлауларын җиткерде. Шулай ук ул әби-бабайларга бүләкләр тапшырды.