tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ришат Төхвәтуллин Чирмешәндәге өлкәннәр йорт-интернатында җырлады
Ришат Төхвәтуллин Чирмешәндәге өлкәннәр йорт-интернатында җырлады

Ришат Төхвәтуллин Чирмешәндәге өлкәннәр йорт-интернатында җырлады

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин үз җырларын район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында башкарды.

Казан артистлары Чирмешәндә хәйрия концерты үткәрделәр.

-Без танылган артистлар белән районнарда шулай хәйрия концертлары уздырырга планлаштырабыз. Чирмешәннән башладык.  Ни өчен сездән? Чөнки сезнең район кураторы – Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов. Без аларга шундый тәкъдим белән чыктык, алар каршы килмәделәр, безнең инициативына хупладылар, – диде коммерцияле булмаган “Мәдәни инициативаларга ярдәм итү” автоном оешмасы җитәкчесе Гүзәл Рәфыйкова.

Танылган артистларның чыгышлары йорт-интернатта яшәүчеләр өчен көтелмәгән зур һәм күңелле сюрприз булды. Дөрес, биредә концертлар еш уза, ләкин мондый дәрәҗәле җырчыларны аларның күпчелеге шулай якыннан беренче тапкыр күрделәр.

-Концерт белән Чирмешәнгә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына барырга тәкъдим иткәч, мин шунда ук ризалаштым. Минемчә, бу бик кирәк эш, өлкәннәрнең күңелләрен күреп, үзебезгә күпме савап җыябыз, – диде Ришат Төхвәтуллин.

Әби-бабайлар да Казан кунакларының чыгышларын бик яратты, кушылып җырладылар, биеделәр. Ахырдан рәхмәт сүзләрен дә әйттеләр, артистларга уңышлар теләп калдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*